Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 гыйнвар 2019, 11:14

Табиблар Сибай халкы белән очрашты

Сибайдагы хәлне өйрәнү өчен шәһәргә тар медицина белгечләре килде.

Бүген алар шәһәр халкы белән очрашты, сорауларга җавап бирде.
Очрашу барышында төбәкнең сәламәтлек саклау министры урынбасары Динара Еникеева өлкәннәр арасында респиратор авырулары арту очраклары теркәлмәгән, ләкин балалар табибларына мөрәҗәгать итүчеләр арткан, дип белдерде. Әмма соңгысы бөтен республика буенча күзәтелә.
- Шәһәрдә медикларга мөрәҗәгать итүче һәркем дәваханәгә салып тикшереләчәк. Килгән белгечләр Сибайда күпме кирәк, шулкадәр булачак,- диде министр урынбасары.
Белгечләр шәһәрдәге зыянлы матдәләр концентрациясе агулану чыганагы була алмый, ләкин халыкта канәгатьсезлек тудыра, дигән фикергә килгән.
Республиканың баш токсикологы Гүзәл Биктимерова кешеләргә начар экологик хәл турында вакытында хәбәр ителмәвенә зарланды. "Бу МЧСның һәм шәһәр хакимиятенең бурычларын тиешенчә башкармавы нәтиҗәсе", - диде ул.
Фото: "Башинформ".
Читайте нас: