Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 гыйнвар 2019, 11:04

Төбәк операторы ярдәм сорый

“Шәһәрне җыештыру буенча махсус автохуҗалык” предприятиесе ел башыннан Уфада һәм республиканың янә 14 районында каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча төбәк операторы булып тора.

Шушы көннәрдә ул яңа мобиль сервисны эшкә кушачак. Әгәр дә сез көнкүреш калдыкларын чыгару графигы бозылуның шаһиты булсагыз яисә законсыз чүплеккә юлыксагыз, бу хакта 8-986-704-40-88 номеры буенча фото яисә видеомөрәҗәгать белән хәбәр җибәрә аласыз.
Хәбәрләр "Ватсапп" һәм "Вибер" мессенджерлары аша кабул ителә. Мөрәҗәгатьтә кыскача проблеманың асылын язарга һәм әлеге хәлнең төгәл кайда булуын күрсәтергә кирәк.
Мәгълүмат эшкәртеләчәк һәм предприятиенең тиешле хезмәтләренә җибәреләчәк. Бу тиз арада әлеге хәл турында белеп, вакытында анык чаралар күрергә ярдәм итәчәк.
Фото: Вашгород.ру
Читайте нас: