Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 гыйнвар 2019, 19:31

Интеккәнбез икән!

Республика халкы берничә ай эчендә булган үзгәрешләрне яхшы бәяли һәм алар өчен рәхмәт әйтә.

— Ике ел буена ирем җиргә төшкән фонарьны баганасына алып куюларын үтенде, чөнки йорт янында караңгы, бигрәк тә кышын, ә юллар коточкыч һәм егылып имгәнү куркычы бар. Сезнең катнашлык белән хәлләр яхшы якка үзгәрде, — дип билгели Күмертау районының Иске Уралка авылында яшәүче ханым.
Аскын районының Кашка авылы кешесе да урамнарында ут булуына һәм 84 яшьлек әнисенең кичен яктыртылган урам буйлап улына кунакка бара алуына шатлык белдерә.
Баймак районының - Исән, Уфа районының Авдон авыллары, Мәләвез, Әбҗәлил, Дуван, Кырмыскалы районнары халкы да, урамнар яктыртылу сәбәпле, ихлас рәхмәт белдерә.
Фото: pixabay.com
Читайте нас: