Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 гыйнвар 2019, 19:48

Игътибарлы булыгыз!

Инвестор дәваханәне реконструкцияләү өчен 286,3 миллион сум акча салырга уйлаган булган.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров сәламәтлек саклау министры вазыйфасын вакытлыча башкаручы Максим Забелинга Салаваттагы балалар тудыру дәваханәсендәге аңлашылмаучанлыкларны тикшерергә кушты.
Билгеле булуынча, шәһәрнең бердәнбер балалар тудыру йорты шәхси кулларга күчкән.
- Атна эчендә бу мәсьәләне тикшереп, миңа җиткерегез. Тәү чиратта, мәсьәләне тулысынча өйрәнергә кирәк. Әгәр таләп ителсә, республика да бу вакыйгага кушылачак. Безгә мондый мәсьәләләрне хәл иткәндә игътибарлы булу кирәк, - диде Радий Фәрит улы.
Фото: Башинформ
Читайте нас: