Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 гыйнвар 2019, 10:57

Без дә көчле, ләкин уртача

Башкортстан илнең инновацион төбәкләре арасында үз позициясен саклый алган.

Ел саен Русиянең Инновацион төбәкләре ассоциациясе тарафыннан 29 индикатор нигезендә шундый рейтинг төзелә. Алар арасында студентлар һәм тикшеренүләр саны, технологик инновацияләргә чыгымнар күләме, тулай төбәк продуктында югары технологик продукция өлеше, федераль чыганаклардан икътисадның инновацион өлкәләренә инвестицияләр җәлеп итү һәм башкалар бар.
Рейтинг барлык төбәкләрне “көчле инноваторлардан” алып “йомшак”ларга кадәр биш категориягә бүлә.
Тәүгесенә Санкт-Петербург, Мәскәү шәһәрләре, Татарстан Республикасы, Томск, Новосибирск, Калуга һәм Мәскәү өлкәләре кергән.
Башкортстан “Уртача көчле инноваторлар” төркемендә янә рейтингның 12нче баскычында килә.
Фото: "Башинформ" агентлыгы сайтыннан.
Читайте нас: