Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 гыйнвар 2019, 11:10

Сибайда төчкергән Уфада ишетелергә тиеш!

Республика Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һавасы пычранган Сибай шәһәрендә бер тапкыр төчкергән кеше дә дәваханәдә чиратсыз ярдәм алырга тиешлеген кисәтте.

Сибай шәһәр дәваханәсендә үткәргән киңәшмәдә ул күпме профильле белгечләр кирәклеген ачыкларга кушты. Баш табибның, биредә пульмонолог һәм аллергологтан башка табиблар җитәрлек, дигән җавабы аны канәгатьләндермәде.
- Сезнең бурыч - кешеләрне дәвалау - диде ул. - Моның өчен килеп туган хәлне бертуктаусыз күзәтеп торырга кирәк. Бигрәк тә балаларның тын юллары авырулары белән табибка мөрәҗәгать итүе Учалы тау-баектыру комбинатында рудаларның януы аркасында килеп чыгуы ихтимал. Монда штаттан тыш хәл килеп туды, без халыкка бер төчкерү белән табибка чиратсыз мөрәҗәгать итү мөмкинлеген бирергә бурычлы. Дәваханәдә урыннар җитмәсә, без республиканың теләсә кайсы шәһәрендә ярдәм итәләбез, кирәк икән, Уфага алып китәрбез.
Сибайдагы табиблар фикеренчә, шәһәрдә яшәүчеләр арасында социаль челтәрләрдә язганча ук сырхауларның артуы күзәтелми.
Фото: "Башинформ" агентлыгыннан
Читайте нас: