Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 гыйнвар 2019, 11:07

Сибайда агуланып дәваханәгә мөрәҗәгать итүчеләр юк

Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы белдерә.

- Гадәттән тыш хәл килеп туу сәбәпле, шәһәр дәваханәләрендә 102 урын әзерләнгән, госпитальләр дә тулы әзерлектә, - ди министр урынбасары Динара Еникеева. -
Әлегә Сибайда агуланган кеше юк. Тын юллары белән бәйле чирле кешеләр саны республикада 10 процентка артса, Сибайда бу 7 процентны тәшкил итә.
Балалар поликлиникаларына биредә, аңлашылуынча, башка төбәкләр белән чагыштырганда, ешрак мөрәҗәгать итәләр.
Фото: "Башинформ" агентлыгыннан
Читайте нас: