Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 гыйнвар 2019, 11:12

Сибай мэрына шәһәрдән чыгу тыела

Радий Хәбиров җитәкчелегендә узган Сибай шәһәрендәге гадәттән тыш хәлләргә бәйле комиссия утырышында хакимият башлыгы Рөстәм Авзаловка 1 февральгә кадәр шәһәрдә калырга кушылды.

- Рөстәм Әхмәткарам улы, мин Сезгә шәһәр территориясеннән чыгуны тыям, - диде ул. - Шәһәрдән 1 февральгә кадәр чыкмагыз. Республика киңәшмәләре булса, урынбасарыгыз барсын.
Урындагы хакимият җил юнәлеше, һава сафлыгы турындагы мәгълүматларны социаль челтәрләрдә, шулай ук хакимият сайтында даими рәвештә бастырып торырга булды. Һавадагы зарарлы матдәләрне 6.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр тикшереп торачаклар.
Әлеге көндә анда Уфадан килгән табиблар эшли. Алар бер ай буена халыкка хезмәт күрсәтәчәк. Радий Хәбиров балаларның сәламәтлеген аеруча күзәтеп торырга, балалар бакчаларында һава сулауга чыгуларны туктатып торырга кушты.
Республика җитәкчесе шәһәр комиссиясенең чираттагы утырышын 29 гыйнварга билгеләде.
- Ике атнадаН без бирегә янә җыелачакбыз, - диде ул. - Ул вакытка кадәр хәл үзгәрер дигән ышанычта калам.
Фото: "Башинформ" агентлыгыннан
Читайте нас: