Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 гыйнвар 2019, 11:05

Сибай бу агудан котылырмы?

Бүген Сибайга эш сәфәре барышында республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Учалы тау-баектыру комбинатының Сибай филиалын шәһәрне экология хәвефсезлеге белән тәэмин итү максатында тиешле чаралар күрмәгән өчен каты тәнкыйть утына тотты.

— Халыкны һава пычрану нык борчый, ә проблеманы хәл итү тиешле дәрәҗәгә куелмаган, — диде ул. — Без кичә бу мәсьәләне Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиядә карадык. Шәхсән мине бу мәсьәлә зур хафага сала.
Сибай филиалы директоры Җәүдәт Биккинов, төтенләүче участок әле 2000 квадрат метр (6000 квадрат метр булган) тәшкил итә, дип белдерде.
Сибайлылар республика җитәкчесенә төтенләү турында халыкка вакытында хәбәр ителмәүгә зарланды. “Бу вакытта без өйдән чыкмыйбыз һәм тәрәзәләрне ябабыз”, диде алар.
Аңлату эшләрен тиешле дәрәҗәдә алып бармаган өчен Сибай мэры Рөстәм Афзаловка да эләкте.
Фото: Башинформ
Читайте нас: