Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 гыйнвар 2019, 11:14

Радий Хәбиров: "Ике атна вакыт бирәм!"

Республика җитәкчесе Сибайда һава пычрану белән бәйле килеп туган мәсьәләне хәл итүгә 14 көн вакыт бүлде.

"Сибай халкына, берсүзсез, ярдәм кирәк, - дип яза ул социаль челтәрдәге битендә. - Аларга республика белән берлектә, руда яну нәтиҗәләрен бетерүгә чыгымнар җитәрлек булуы, Учалы тау-баектыру комбинатының Сибай филиалы тудырган мәсьәләне чыгымнарга карамыйча, сыйфатлы, җаваплы башкарып чыгаруны предприятиедән таләп итәчәгебезне белү мөһим.
Мин мәсьәләне хәл итүгә ике атна вакыт бирәм. Контроль - миннән. Күптапкыр әйткәнем бар: без республикада яшәүчеләрне бәладә калдырмыйбыз. Бу - әлеге мантыйкка тугрылыкка тагын бер тест. Без аны, башкалары кебек үк, уңышлы үтеп чыгачакбыз."
Фото: "Башинформ" агентлыгыннан
Читайте нас: