Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 гыйнвар 2019, 17:35

Чүп түгү мәсьәләсе кайчан җайга салыныр?

Белүегезчә, 1 гыйнвардан чүп реформасы башланды. Тик, эшнең ничек оештырылуына караганда, хәлләр шәптән түгел.

Яңа ел каникуллары чорында авылларда яшәүчеләр безнең районны хезмәтләндерүче төбәк операторы – “Шәһәрне җыештыру буенча махсус хуҗалык” МУП телефонына тынгы бирмәде. Чүп түгү буенча ризасызлык белдереп, район хакимияте башлыгы Юрий Александрович Коземаслов, Башкортстан Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка жалоба яздылар. Атап әйткәндә, социаль челтәрләр аша Благовар, Языково, Троицкий, Мирный авылларында яшәүчеләрдән мөрәҗәгатьләр булган. Алар нигездә җыелган чүпне кая куярга дип сорый, оператор эшеннән канәгать булмауларын белдерә.

Иң еш яңгыраган сорауларны өйрәнгәннән соң, без аңлатма бирүен үтенеп, район хакимияте башлыгының төзелеш, архитектура, транспорт һәм элемтә мәсьәләләре буенча урынбасары Таһир Мостаевка мөрәҗәгать иттек.

— Таһир Флюр улы, каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең яңа механизмы эшли башлады, артка юл юк. Тик районда яшәүчеләрнең күбесе чүпне кая куярга дигән сорауга җавап эзли.

— Узган елда ук әле авыл биләмәләрендә җыеннар үткәрелеп, анда халык чүпне ничек җыю: капчыккамы әллә контейнергамы икәнен хәл итте. Кагыйдә буларак, төрле сәбәпләр аркасында күпләр әлеге җыелышларга килә алмады, шул сәбәпле мәгълүм мәсьәлә белән таныш түгелләр. Авыл Советлары алдында һәр авыл кешесенә чүпне җыю кайчан һәм ничек гамәлгә ашырылуын аңлату бурычы тора.

— Район үзәгендә булган контейнерлар тулып-ташып утыра. Кешеләр чүп тутырылган капчыкларны алар янына калдырып китәргә мәҗбүр. Җирдә яткан капчыкларны эт-мәчеләр ертып тирә-якка тарата. Шул сәбәпле контейнерлар тирәсендә чүплек хасил була. Бу төбәк операторының эшне төгәл оештырмавына бәйлеме?

— Языководагы оператор – “Экотехнологияләр” ҖЧҖ чүп түгү белән эш көннәрендә бер туктаусыз шөгыльләнәчәк. Башка авылларга машина атнасына бер барачак. Тәүге мәлдә шулай эшләргә карар ителгән. Соңыннан эш режимының үзгәрүе ихтимал. Әлеге көндә контейнерлар җитешмәве проблема тудыра. Безнең бурыч ничек тә аларның санын арттыру, ул чагында мондый проблема булмас, дип уйлыйм.

— Чүп контейнерлары өчен урын сайлау җәһәтеннән дә дәгъвалар бар. Мәсәлән, аны Языково мәктәбе алдында кую дөресме?

— Килешәм, бар андый моментлар. Әлеге вакытта алар өйрәнелә, һәм без гражданнарның һәр аерым авыл Советы буенча эшлекле тәкъдимнәрен тыңларга әзербез.

— Языково авыл Советы яңа урамнарда чүпне капчыкларга җыячаклар дип хәбәр биргән иде. Әмма Раштуа каникуллары вакытында бу урамнарга чүп җыю машиналары килгәне булмады. Әлеге җәһәттән үзгәрешләр бармы?

— Әйе, бар. Яңа микрорайоннарда билгеле бер көндә һәм вакытта махсус машина үтәчәк, шул ук вакытта алар машина килгәнен көтмичә, җыелган чүпне якындагы контейнерга илтеп сала ала. Кабатлап әйтәм, якын киләчәктә алар җитәрлек санда булачак.

— Чүп түккән өчен нинди хак билгеләнде?

— Языково һәм Первомайский авылларында яшәүчеләр әлеге хезмәт өчен бер кешегә 58 сум 88 тиен, башка торак пунктларда 35 сум түләячәкләр.

— Ай дәвамында чүп җыю хезмәте күрсәтелмәгән авылларда яшәүчеләр белән ничек булачак?

— Хезмәт күрсәтелмәгәч, түләү дә юк дигән сүз. Аларга бу чор өчен квитанция килмәячәк.

Районда яшәүчеләрнең төбәк операторына башка сораулары да бардыр. Моның өчен 88007757761, 88003478003 телефоннарына шалтырата аласыз.

Айсылу ХӘСӘНОВА.


Хөрмәтле благоварлылар!

Сезнең каты көнкүреш калдыкларын түгүгә бәйле бер генә мөрәҗәгатегез дә игътибарсыз калмый. Контейнерлар җитешмәү проблемасын яхшы беләбез һәм хәл итү чаралары күрелә:

- 15 гыйнварга кадәр Языково авыл Советы 16 контейнер сатып алырга тиеш. Ә башка авыл биләмәләренә контейнерлар агымдагы ел мартына кадәр кайтарылачак.

- контейнерларны кайда куйсак, уңайлы булыр дигән мәсьәлә дә тикшерелә.

Яңа коммуналь хезмәт күрсәтүне җайга салу өчен мәгълүм вакыт кирәклеген барыбыз да яхшы аңлыйбыз. Шуңа бераз сабырлык күрсәтүегезне һәм конструктив тәкъдимнәр кертүегезне сорыйм.

Район хакимияте башлыгы Юрий Коземасловның “Бәйләнештә” сайтындагы рәсми битеннән.
Читайте нас: