Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 гыйнвар 2019, 14:05

Төбәк операторы белән килешү төзегез

1 гыйнвардан безнең республика, тоташ илдәге кебек, каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчте.

Хәзер чүп-чарны җыю, ташу, эшкәртү, үтильләштерү, зарарсызландыру һәм күмү белән төбәк операторлары шөгыльләнәчәк, ә халык, билгеләнгән тарифларга ярашлы, әлеге хезмәтләр өчен түләргә тиеш була. Бу эш, барыннан элек, калдыклар белән эш итүнең заманча, экологик яктан хәвефсез системасын булдыруга, күпсанлы законсыз чүплекләрне бетерүгә һәм яңалары барлыкка килүне искәртүгә, шулай ук, чүпне сортларга аеру һәм эшкәртү буенча үсешкән инфраструктура булдыруга юнәлтелгән.

Күпфатирлы йортларда, шәхси секторда яшәүчеләр, шулай ук юридик берәмлекләр һәм шәхси эшкуарлар 2019 елның гыйнварында төбәк операторы белән калдыклар белән эш итү буенча хезмәт күрсәтүгә килешү төзергә тиеш, дип хәбәр итәләр БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгыннан.

Русия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланган Каты коммуналь калдыклар белән эш итү кагыйдәләрендә шундый килешүләр төзү кирәклеге каралган. Килешүләрнең формасы һәм төзү тәртибе республика биләмәсен хезмәтләндерүче төбәк операторлары сайтында бирелгән:

— “Шәһәрне җыештыру буенча махсус хуҗалык” МУП (тел.8(800)347-80-03, http://sahufa.ru/), хезмәтләндерү зонасы – Уфа шәһәре, Архангель, Балакатай, Благовар, Благовещен, Дуван, Иглин, Кырмыскалы, Кыйгы, Кушнаренко, Мәчетле, Нуриман, Салават, Уфа, Чишмә районнары.

Чүп-чар җыю һәм түгүнең яңа системасына күчүгә бәйле барлык сораулар белән төбәк операторларының һәм Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының “кайнар элемтә” телефонына шалтырата аласыз: 8(347) 218-03-90.

Ирина МАКСИМОВА әзерләде.
Читайте нас: