Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 гыйнвар 2019, 11:26

Җиде сабый ятим калды...

Учалыдагы канлы фаҗига ятимнәре кемгә сыеныр?

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, үзәк өзгеч фаҗигагә тарыган гаиләләрдә барлыгы җиде бала тәрбияләнгән. Кулына корал алып бер гаепсез кешеләрнең гомерен өзгән 34 яшьлек ир һәм аның хатыны беренче сыйныфта укучы малай һәм 5 яшьлек кыз тәрбияләгән. Сабыйлар бүген һәлак булган әниләренең әти-әнисендә.
Хилаҗевлар гаиләсендә 1нче сыйныфта укучы кыз һәм 3 яшьлек малай үсә. Балаларның әниләрен бүген җирләгәннәр, әтиләре авыр хәлдә реанимациядә, әле булса аңына килмәгән...
Өченче гаиләдә ике кыз һәм бер малай үсә. Кызларның берсе УДНУ студенты, икенчесе 9нчы сыйныфта укый, төпчекләренә - 5 яшь. Балаларның әтиләре һәлак булды. Ул Эчке эшләр министрлыгының Учалы районы буенча бүлегендә хезмәт салган булган. Әниләре исән, балалары аның белән.
Балаларга, аларның якыннарына психологлар ярдәм күрсәтә.
Фото: V-izhikowa.ru
Читайте нас: