Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 гыйнвар 2019, 11:14

Радий Хәбировның рейтингы күтәрелә

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров "Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы" экспертлары тарафыннан төзелгән Русия Федерациясе субъектлары башлыклары рейтингына күтәрелде.

"Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбировның Торатау һәм Йөрәктау шиханнарын саклауга юнәлтелгән "Торатау" геопаркын булдыру турындагы карарыннан соң, аның рейтингы күтәрелә башлады. Элек бу тема иҗтимагый активистлар тарафыннан актив тәнкыйтькә дучар ителә иде", - диелә хәбәрдә.
Радий Хәбиров рейтингта 24нче урынны били иде, дип билгеләп үтелә. Хәзерге вакытта республика җитәкчесе 21нче урында.
Лидерлар өчлегенә Мәскәү мэры Сергей Собянин, Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров, Санкт-Петербург губернаторы вазыйфасын башкаручы Александр Беглов керделәр.
Фото: ("Башинформ" сайтыннан)
Читайте нас: