Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 гыйнвар 2019, 14:19

Завод булмаячак

Языково авылына якын урында терлекчелек калдыкларын эшкәртү һәм утильләштерү буенча завод төзиләр икән дигән хәбәр халык арасында шау-шу куптарды.

Иң активлар арасыннан район биләмәсендә завод төзүгә каршы чыгыш ясаучы инициатив төркем төзелде. Узган ел ноябрендә Языково авыл Советы район Мәдәният сараенда халык тыңлаулары үткәрде, анда әлеге мәсьәлә дә тикшерүгә куелды. Анда җыелучылар, берсен-берсе бүлдереп, үз фикерен әйтеп калырга тырышты. Нәтиҗәдә өч тәкъдим кертелде: Языково авылының төньяк өлешендә завод төзүне тыярга һәм аны торак пунктлардан 5 км ераклыкта башка урында төзергә, төзелешне районнан читкә күчерергә, элекке урынында калдырырга. Языково авыл Советы авыл биләмәсе Советы утырышында депутатлар да, барысы бер булып, әлеге проекттан баш тарту өчен тавыш бирде.

Инициатив төркем социаль челтәрдә районда яшәүчеләргә һәм район гәзите редакциясенә хат-чакыру белән мөрәҗәгать итте. Әйткәндәй, республика Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка да шундый ук хат җибәрелде.

Тәүге мәлдә, власть районда яшәүчеләрнең фикеренә кайчан колак салганы бар, менә күрерсез, барыбер үзләренчә эшләячәкләр, диючеләр күп булуга карамастан, район җитәкчелеге халык тавышын ишетте.

Яңа ел алдыннан район хакимияте башлыгы Юрий Коземаслов әлеге мәсьәлә белән кызыксынучыларга завод төзү буенча кабул ителгән карарны ишеттерде:

— Район биләмәсендә биологик калдыкларны утильләштерү буенча завод төзү мәсьәләсен өйрәнү буенча эшче төркемдә катнашучыларның соңгы очрашуы булды. Гомумән, фикер алышулар өч атна дәвам итте, Татарстанның шундый завод эшләп килгән Елабуга шәһәренә бару оештырылды. Шушылар нәтиҗәсендә мондый заводны төзегәндә, иң беренче чиратта, моның экологик ягы исәпкә алынырга, ягъни кешеләргә хәвеф-хәтәр янамасын өчен завод торак пунктлардан 10 километр читтә булырга тиеш дигән фикергә килдек. Безнең районда мондый участок юк.

Соңгы карар шундый: Коб-Покровка авылы янында биологик калдыкларны утильләштерү заводы төзелешен проектлауны туктатырга һәм киләчәктә район биләмәсендә аны төзү мәсьәләсен кузгатмаска.

Айсылу ХӘСӘНОВА.
Читайте нас: