Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 гыйнвар 2019, 11:14

“Янгантау” – “беренче карлыгач”

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Салават районының Мәчетле авылында булды. Төбәк җитәкчесе авылның геологик үзенчәлеге белән танышты һәм торак пунктны карады.

“Салават районы... Мине биредә “Янгантау” геопаркы идеясе белән мавыктырдылар! Галимнәр сүзләренә караганда, бу Кунгур чоры тарихының идеаль киселеше. Бу – безнең республика геопаркларыннан “беренче карлыгачыбыз”, — дип язган “Facebook”та Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесе мәчеттә дә булды, анда аңа борынгы үсемлекләр һәм хайваннар калдыклары катып калган экспонатлар күрсәтелде. Аннан соң ул Габит Гыймаловның рәсемнәр күргәзмәсе белән танышты.
“Габит агай табиб та, бик игелекле кеше дә, чын ватанпәрвәр дә. Барыннан да бигрәк аның рәсемнәре мине гаҗәпләндерде! Алар яраланган әтисенең фронттан кайтуы, гади авыл тормышы турында сөйли...” — дип тәэссоратлары белән уртаклаша Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы этник залда булды, анда аны башкорт милли киемнәрендә хатын-кызлар каршы алды, мандолинага һәм кубызга җыр башкарды.
Читайте нас: