Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 гыйнвар 2019, 16:12

Уфада бәйрәмнәр дәвам итә

Иртәгә Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында “Аксаков чыршысы-2019” хәйрия тамашасы узачак.

Чарага сәламәтлекләре белән бәйле проблемалары булган 300гә якын бала, шул исәптән сугыш хәрәкәтләре ветераннарының һәм катлаулы хәлләрдә калган гаиләләр балалары чакырылган.
Социаль чыршы бәйрәмен үткәрүнең максаты - элекке Аксаков халык йортындагы меценатлык традицияләрен яңарту. Әлеге башлангыч – Уфа шәһәре Киров районы хакимияте, опера һәм балет театры җитәкчелеге тәкъдиме.
Балалар бәйрәмендә театр артистлары, бәйрәмнәр агентлыгы һәм курчак театры аниматорлары катнашачак. Грек залында балаларга чыршы янында - Яңа ел тамашасы, аннары “Очучы кораб” музыкаль әкиятен күрсәтәчәкләр һәм бүләкләр тапшырачаклар.
“Аксаков чыршысы”на мәртәбәле кунаклар сыйфатында күренекле табиб Леонид Рошаль, республиканың беренче ледие – Каринэ Хәбирова, Башкортстанның халык артисты Әскар Абдразаков чакырылган.
Бәйрәм 12:00 сәгатьтә башлана.
Фото: ToDay News Ufa сайтыннан
Читайте нас: