Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 гыйнвар 2019, 11:18

Ни өчен Малайзия короле тәхеттән баш тартты?

Малайзия монархы Мөхәммәд V кинәт тәхеттән баш тартты, дип яза урындагы киң мәгълүмат чаралары, король сарае тараткан гаризага сылтама белән.

“Король Галиҗанәпләре билгеләнгән кагыйдәләр нигезендә тәхеттән баш тарту турында рәсми хат юллаган”, - диелә гаризада. Шул ук вакытта, Малайзия короле тәхеттән баш тарткан рәсми сәбәпләр әлегә билгеле. Малайзиянең яңа короле һәр 5 ел саен сайлана. Мөхәммәд V идарә итү вакыты 2022 елда гына тәмамланырга тиеш иде.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, узган ел Мөхәммәд V “Мәскәү гүзәле-2015” титулына ия булган Оксана Воеводинага өйләнгән иде. Мөселман туе 2018 елның 22 ноябрендә “Barvikha Concert Hall” концерт залында үтте. “StarHit” басмасы хәбәр итүенә караганда, ярты ел элек Оксана Воеводина Ислам динен кабул иткән, аның хәзер яңа исеме - Рихана.
Фото: "Ислам тудей" сайтыннан
Читайте нас: