Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 гыйнвар 2019, 11:17

“Халкым” дигән җитәкчегә ял да, бәйрәм дә юк!

Ил һәм республика җитәкчелеге Яңа ел каникуллары чорында да дәүләт бурычлары белән булды.

Шулай итеп, ун көнгә сузылган Яңа ел каникуллары артта калды. Ун көн буе туйганчы бәйрәм табыннарында сыйланган, табигатьтә, шугалакта булып, күңел ачкан, ял иткән илнең күпчелек халкы, ниһаять, иртәгә эш урыннарына чыгачак. Дөрес, бәйрәм көннәрендә эш урыннарында бер өзлексез вазыйфа бурычларын башкаручылар, илдәге, республикадагы хәлне һәрдаим игътибар үзәгендә тотучылар да булды. Һәм биредә хәрбиләр, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, коткаручылар турында гына сүз бармый. Яңа ел каникуллары чорында да дәүләт бурычлары белән булган ил һәм республика җитәкчелеге хакында да шушы ук сүзләрне әйтергә мөмкин.
Әйтик, 29 декабрьдә бөтен халык диярлек Яңа ел алды мәшәкатьләре белән мәш килгән чорда, Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Ярмәкәй районында булды. Аерым алганда, Спартак авылында ул урындагы халык белән очрашып, терри­торияне үстерү, торак пунктын яктырту мәсьәләләрен тикшерде. Иң төп игътибар үзәгендә исә, әлбәттә, 1 гыйнвардан үз көченә кергән калдыклар әйләнешенең яңа системасына күчү мәсьәләләре булды.
— Башкортстанда без чүп җыю буенча Русиядә һәм Идел буе федераль округында иң түбән тариф куйдык. Моннан тыш, бездә ташламалар күп. Калдыкларны җыю буенча уңайлы система булдыр­масак, чүплекләр пәйда булачак. Без исә республикада чиста булуын телибез, — дип ассызыклады Радий Хәбиров. Әйткәндәй, яңа системага күчүгә бәйле Башкортстан җитәк­чесе “Facebook”тагы битендә дә халыкка мөрәҗәгать ур­наштырды.
— Бу көннәрдә бөтен республика буенча Экология министрлыгы җитәкчелеге кизү тора, төбәк операторлары һәм урындагы хакимият вәкилләре белән очраша, чүп җыю урыннарында һәм полигоннарда фактларны теркиләр. Безгә бу процессны катгый контрольдә тотарга кирәк, мин анда җәмәгатьчелек тә актив катнашыр дип исәп тотам. Әгәр кайда да булса сыйфатсыз җыештыруны күрсәгез — миңа языгыз, — дип мөрәҗәгать итте ул үз аккуантында. Ягъни башка күпсанлы дәүләт бурычлары белән бергә, калдыкларны үтилләштерүнең яңа системасына күчүгә бәйле мәсьәлә дә бәйрәм көннәрендә республика җитәкчелегенең иң җитди игътибар үзәгендә калды.
Хәер, Ярмәкәйгә эш сәфәренә әйләнеп кайтыйк. Районда бул­ганда республика җитәкчесе авыл амбулаториясе хезмәткәр­ләре белән аралашты, дарулар, җиһаз­лар тәэминаты белән кызыксынды. Елан-Чишмә авылында исә урындагы халык белән юл-транспорт һәм социаль инфраструктураны үстерү мәсьәләләрен тикшерде, район башлыгына авыл халкы җыенын оештырырга һәм мәктәп белән клуб мәсьәләсен хәл итәргә кушты. Ә менә де­кабрь­дә генә фай­далануга тапшырылган фельдшер-акушерлык пунктын Радий Хәбиров республикада иң яхшыларның берсе дип атады.
Ярмәкәй районында булганда республика җитәкчесе шулай ук инвесторлар белән очрашты, өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга социаль һәм стационар ярдәм күрсәтү бүлегендә биредәге көнкүреш шартлары белән танышты, физкультура-сәламәтләндерү комплексын ачу тантанасында катнашты.
30 декабрьдә исә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров инде республиканың көнбаты-шыннан — төньяк-көнчыгышына — Балакатай районына юлланды. Әйтергә кирәк, ул биредә ике көн дәва­мында булды һәм аның сәфәре районның социаль-икътисади тормышында бик күп яңа башлангычлар белән билгеләнде. Аерым алганда, ул муниципалитет халкы һәм җитәкчелеге белән территорияләрне үстерү, инфраструктура объектлары төзелеше, яңа эш урыннары булдыру мәсьә­ләләрен тикшерде, җитештерү предприятие­ләре эшчәнлеге, яңа бистәләр, ятим балалар өчен торак төзелеше белән танышты, социаль һәм спорт объектларын карады. Сәфәр барышында Радий Хәбиров шулай ук балалар һәм үсмерләр өчен социаль приютта булып, аларның яшәеше, борчыган мәсьәләләре белән танышты. Һәм әйтергә кирәк, республика халкын Яңа 2019 ел белән котлавын да Уфадан, эш кабинетыннан түгел, ә биредә тәрбияләнүче балалар арасында җиткерде.
— Балаларның барысы да бүген Яңа елны әти-әниләре бе­лән каршы алалмый. Шуңа да мин бүген бирегә килеп, аларны котлап, ярдәмемне күрсәтергә әзер булуымны җиткердем, — диде ул котлавында.
Хәер, республика җитәкчесе генә түгел, ил Президенты Владимир Путин да 31 декабрьне ял яисә бәйрәм итеп түгел, гадәттән тыш эш сәфәре белән Магнитогорскида үткәрде. Мәгълүм булуынча, шәһәр­нең Карл Маркс проспектындагы йортта газ шартлау нәтиҗәсендә бер подъезд тулысынча җимерелде, 39 кеше һәлак булды. Русия Президенты Владимир Путин, борчулы хәбәр алыну белән үк, Гадәттән тыш хәлләр һәм Сәламәтлек саклау министрлыклары башлыклары Евгений Зиничевка һәм Вероника Скворцовага һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә ашыгыч ярдәм күрсә-тергә кушты. Ике министр да шунда ук Магнитогорскига килде.
Шул ук көнне Владимир Путин үзе дә бу шәһәргә очты. Ул аэропорттан турыга фаҗига булган урынга килде, мондагы оператив штаб эше белән танышты, Чиләбе өлкәсе җитәкчелеге, шулай ук бәлагә тарыган кешеләр белән очрашып сөйләште.
Фаҗигагә бәйле, Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та “Facebook”та үзенең битендә Магнитогорскига барлык кирәкле хезмәтләрнең юлга чыгуы, анда безнең дә Гадәттән тыш хәлләр хезмәте бригадасы эшләве, өлкәгә якын урнашкан барлык медицина уч­реждениеләребез дә тулы әзер­лектә булуы турында язды. Ул шулай ук Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский исеменә кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.
Ни аяныч, коточкыч фаҗига Башкортстаннан да ике кешенең гомерен өзде. Аларның һәм һәлак булган калган утыз җиде кешенең гаиләләренә Чиләбе өлкәсе губернаторы карары белән бер мил­лион сум акча түләнәчәк.
Магнитогорскидагы фаҗигагә бәйле Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров 31 декабрьдә үк хәвефсезлекне тәэмин итү өчен җаваплы барлык хезмәтләрне аякка бастырды. Алар бәйрәм алды һәм бәйрәм көннәрендә, күпбалалы, социаль яктан авыр гаиләләрнең йортларында булып, янгын хәвефсезлеген тикшерде, халык арасында профилактика эше үткәрде, кисәтүләр ясады. Әйткәндәй, Яңа ел көннәрендә Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрдәге битендә дә урындагы чиновникларны янгын хәвефсез-леге мәсьәләсе белән берөзлек-сез шөгыльләнергә кирәклеге турында даими кисәтеп торды. Һәм әйтергә кирәк, әлеге эш эзсез үтмәгән. Уфа­ны гына алганда да, былтыр бәйрәм чорында авыр хәлле гаиләләр яшәгән йорт-фатирларда 21 янгын очрагы тер­кәлсә, быел бу сан 11 очрак белән чикләнгән.
Күренүенчә, күпчелек халык өчен икенче озайлы ял булып билгеләнгән Яңа ел каникуллары ил һәм республика җитәкчелеге өчен кызу эш өстендә үтте. Хәер, “халык” дип янган җитәкчеләр өчен башкача була да алмыйдыр. Иң мөһиме, ил Президенты да, республика җитәкчелеге дә бу сүзләрне анык эш-гамәлләр белән аклый!
Илдар Фазлетдинов.
Читайте нас: