Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 гыйнвар 2019, 11:13

Чүп җыю ничек бара?

Торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Михаил Киреев төбәк операторларының территорияләрдә чүп-чар җыюны оештыруын тикшерде.“Республика торак пунктларына барып берничә полигонга кереп, чүп җыюның яңа системасы ничек эшләве белән таныштым”, — дип язган ул социаль челтәрдәге битендә.

Уфа-Ырынбур трассасыннан ерак түгел, Салават шәһәре янындагы “Нур” җәмгыяте полигонында Михаил Киреев булганда алты машина чүп-чар бушаткан, димәк, эш бара. Якын-тирәдәге авылларда каты көнкүреш калдыкларының вакытында чыгарылуы ачык күренә, контейнер мәйданчыклары җыештырылган. Яңа ел бәйрәмнәре кебек киеренке көннәрдә төбәк операторы эшләрне башкарып өлгерә, дигән фикердә Михаил Киреев.
Ул, шулай ук, Мәләвез районындагы чүп-чарны сортларга аеру комплексы хуҗасы, район җитәкчелеге белән очрашты. Анда чүп-чарны икенчел чимал итеп файдалану мәсьәләсе күтәрелде. Ул чагында халык өчен чүп чыгару тарифларын киметү мөмкин булачак.
Читайте нас: