Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 гыйнвар 2019, 11:11

Алда ниләр көтә?

Төбәк җитәкчесенең безнең тормышны үзгәртәчәк мөһим башлангычлары һәм башка яңалыклар турында.

Яңа елга аяк бастык. Халык, һәрвакыттагыча, дәүләттән, беренче чиратта, нәкъ үзләре өчен мөһим булган көнкүреш мәсьәләләренең хәл ителүен көтә. Шуңа да республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның башлангыч­ларының төп өлеше гражданнарны борчыган көнүзәк проблемаларны хәл итү белән бәйле.
Шуларның берсе урамнарны яктыртуга кагыла. Быел “Якты шәһәр” программасы кысаларында респуб­лика­ның шәһәр һәм районнарында 23 мең фонарь урнаштырылырга тиеш, бу урамнарның өчтән ике өлешен яктырту мөм­кин­леге бирәчәк. Хөкүмәт вице-премьеры, торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Михаил Киреев белдерүен-чә, узган елның соңгы айларында мәктәпләргә 500гә якын керү юлы яктыртылган, калганнары буенча эш быел башкарылачак. Шул рәвешле, Башкортстанда тирә-ягы караң-гы­лыкка чорналган мәктәп-ләр калмаска тиеш.
Республикада подъездларны һәм ихаталарны капиталь ремонтлау буенча күләмле программа старт ала. Агымдагы елда аны гамәлгә ашыруга 6 миллиард сумга якын акча юнәл­теләчәк. Михаил Киреев белдерүенчә, барлыгы 26 мең подъездны ремонтлау таләп ителә. Ә быел 4 мең подъезд һәм 487 ихата төзекләнде-реләчәк. Бу максатларга 1 миллиард сум бүленә. Әлеге акча исәбенә йортка керү урыннары, диварлар, идән һәм түшәмнәр ремонтланачак, почта тартмалары яңага алыштырылачак, энергияне саклаучы лампалар һәм хәрәкәт итү датчиклары (кергәч, яна башлый) куелачак, чүп­үткәргеч клапаннары, чарлак ишек-ләре алыштырылачак, видеокүзәтү системасы урнаштырылачак.
Программада катнашу өчен милекчеләр җые-лышы үткәрү, анда нинди эшләр башкару кирәклеген, алар­ның бәясен ачыклау, шулай ук финанслау чыганаклары турында фикер алышу шарт. Әйе, чыгым­нарның зур булмаган өле­шен, гадәттә, гомум сме­таның 5 процентын, йортта яшәүчеләр үзләре җыя.
— Бу программаның төп асылы — кешеләрнең үзлә­ренең шушы эшләрдә турыдан-туры катнашуын тоюы. Димәк, алар подъ­езд­­ларына да сакчыл карашта булачак, үзләрен милекче итеп хис итәчәк, — диде Радий Хәбиров.
Быел күләмле “чүп реформасы” башланды – чүп­не җыю, чыгару һәм утиль­ләштерү өчен элекке кебек муниципалитетлар түгел, ә дүрт төбәк операторы җа­вап бирәчәк. Урындагы хакимиятләр, үз чиратында, бар­лык иске законсыз чүплекләрне бете­рергә тиеш.
Радий Хәбиров Хөкү­мәттә атна саен үткән оператив киңәшмәдә билге­ләвенчә, халыкның чүп өчен түләгән акчасы җан башына 70 сумнан артмаска, ә ерак торак пунктларда бер кешедән күп дигәндә 35 сум күләмендә булырга тиеш.
Шушы елдан Башкортстанда балалар бакчасына түләүгә ярдәм алу өчен “мохтаҗлык критерие” кер-телергә тиеш иде. Аңа ярашлы, гаиләнең һәр әгъ­засына исәпләгәндә яшәү минимумыннан ике тапкырдан да югары булмаган керем алган гаиләләр генә компенсациягә исәп тота алачак иде.
Радий Хәбиров Юлламасында керем күләменә бәйсез рәвештә һәр гаиләгә ярдәм күрсәтеләчәге, компенсацияне барысы да алачагы турында белдерде. Моның өчен бюджеттан бер миллиард сум бүлен-гән.
Шулай ук, Башкортстанда күпбалалы һәм инвалид бала тәрбияләү-че гаилә­ләрне транспорт салымыннан азат итәчәк-ләр. Радий Хәбиров республика законына шундый төзәтмә кертте.
Ә ялгызы, яисә икенче пенсионер яки I һәм II группа инвалидлары бе-лән бергә яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр капиталь ремонтка түләүдә 50 (70 яшьтән өлкән-рәкләр) яисә 100 процент (80 яшьтән өлкәнрәк­ләр) ташлама алачак.
Эшсезлек буенча пособие арта. Русиялеләр 1 гыйнвардан аена 1500-8000 сум алачак. Бу, 2018 елдагы күләм белән чагыштырганда, ике тапкыр күб­рәк. Картлык буенча пенсиягә биш елдан һәм аннан да азрак вакыт калган эшсезләргә 1500-11280 сум түләнәчәк.
Былтыр Русиядә 12 дәү­ләт проекты гамәлгә ашырыла башлады. Алар турында Юлламасында Президент Владимир Путин җиткерде. Русиялеләр тормыш сыйфаты яхшыруын үзендә тойсын өчен дәүләт алдагы алты елда 28 триллион сум акча бүләчәк. Дәүләт башлыгы белдерүенчә, анык нәтиҗә­ләргә учрежде­ниеләрдә түгел, ә кешеләр яшәгән терри­торияләрдә: шәһәр-ләрдә, авылларда, поселокларда ирешергә кирәк. Кеше­ләр­нең бу үзгәреш­ләрне кәгазьдә, отчетларда түгел, чынбарлыкта тоюы мөһим.
Эш барлыгы 12 юнәлеш буенча алып барылачак. Болар — сәламәтлек саклау, мәгариф, торак һәм шәһәр мохите, экология, юллар, хезмәт базары, фән, санлы икътисад, мәдә-ният, кече бизнес, хезмәт-тәшлек һәм экспорт, магистраль инфраструктура. Быел дәүләт проектларын гамәлгә ашыруга Башкортстан — 34,2 миллиард сум, ә алты елда барлыгы 170,6 миллиард сум алыр дип планлаштырыла. Республика җиде заманча балалар бакчасы төзү өчен —1,4 миллиард сум, шәһәр һәм авылларда яңа мәктәп-ләр төзүгә һәм аларның матди базасын яңартуга — 645 миллион сум, яңа дәвалау учреж­дениеләре төзүгә — 500 миллион сум, авыл ФАПларына һәм күчмә медицина комплексларына 260 миллион сум федераль субсидия алачак, дип көтелә.
1 гыйнвардан кече пред-приятиеләрнең банк исәп-лә­рендәге һәм депозитларындагы акча вкладларны страховкалау системасына кертелә. Банкның лицензиясен алсалар, аның клиентлары — кече бизнес вәкилләре, Вкладларны страховкалау буенча агентлыктан (АСВ) 1,4 миллион сум күлә­мендә компенсация ала алачак. АСВ сайтында вкладларны стра­ховкалау системасында катнашучы банклар исемлеге белән танышырга мөмкин.
Гыйнвар уртасыннан федераль каналлар санлы телевидениегә күчте. Тамашачылар өчен бу — беренче чиратта, югары сыйфатта түләүсез 20 канал карау һәм өч радиостанция тыңлау мөмкинлеге, һава торышына һич бәйле булмаган сыйфатлы сурәт һәм тавыш. Яңалык гадәти бүлмә антенналарын кулланучыларга гына кагылды. Кабель, юлдаш һәм ip-тв абонентлары өчен берни дә үзгәрмәде.
Мартта Башкортстан йөз еллыгын билгеләя­чәк. Бу датага Уфада тимер юлы вокзалында төзе­леш эшләрен тулысынча тәмам­лау планлаштырыла.
Беренче кварталда, ниһаять, Дуслык монументы янында Агыйдел елгасы аша яңа күпер төзелеше башланачак. Төзелеш 3,5 миллиард сумга төшәчәк, күпер 2021 елга төзелеп бетәргә тиеш. 2,5 миллиард сумны федераль юл агентлыгы бүләчәк. Бу хакта Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Халыкара транспорт форумы кысаларында “Росавтодор” җитәкчесе Андрей Костюк белән очрашу барышында килеште.
Быел безне менә шундый мөһим яңалыклар көтә. Ел дәвамында алар тагын да артыр, дигән ышанычта калыйк.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.
Читайте нас: