Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 декабрь 2018, 14:13

Гөлназга фатир биргәннәр

Төбәк җитәкчелеге ятим балаларны торак белән тәэмин итү мәсьәләсен аерым контрольдә тота. 2017 елда республикада 899 егет һәм кыз торак алган (җәмгысы 765 млн. сумлык).

2018 елда план буенча 700 балага фатир бүленергә тиеш (873 млн. сумлык).

Безнең районда узган елда әлеге категориягә караган 12 яшь кеше торак алган. Фатирлар Языково, Первомайский һәм Мирный авылларында социаль найм килешүе буенча 5 елга бирелгән. Торак биналарның барысы да билгеләнгән норма һәм кагыйдәләргә туры килә.

Гөлназ Сәхәпова да узган ел дәүләттән фатир алу шатлыгы кичергән. Ул тумышы белән Шырлык авылыннан. Кызганычка каршы, энесе Радмир белән иртә яшьтә ятим калганнар. Балаларны нәнәләре карап үстергән, тәрбия бирү, тәртипле булып үссеннәр өчен күп көч салган. Бүген кыз Башкортстан дәүләт медуниверситетының 6 курсында белем ала. Ул – булачак педиатр һәм, укуын тәмамлагач, туган районына эшкә кайтмакчы.

— Башка яшьтәшләрем кебек үк, минем өчен дә торак мәсьәләсе кискен тора иде. Фатир бирәчәкләрен ишеткәч, нык шатландым. Үз почмагымны булдыру хыялы дәүләт ярдәмендә менә шулай имин һәм үзвакытында тормышка ашты, — ди Гөлназ, бәхетле елмаеп.

Айсылу ХӘСӘНОВА.

С.Константинов фотосы.


“Бөтен муниципалитетларда торак фонды дефициты шартларында мохтаҗларның барысын да фатир белән тәэмин итү зур проблема булып тора, өстәвенә, бюджеттан акча районнарның барысына да пропорциональ бүленә”, — дип белдерде Дәүләт Җыелышының Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эше буенча дәүләт комитеты рәисе Салават Харасов.

Ятимнәргә бирелгән фатирлар аларның милке булып саналмый, аларга торак социаль найм килешүе буенча бирелә. Фатирны 10 елдан соң гына үз исемнәренә яздыра алалар. Закон чыгаручыларның фатирга хуҗа булу процедурасын шулай озакка сузуының максаты – аны сатуга юл куймау. Шуңа чиновникларны һәм фатирда яшәүчеләрне җәлеп итеп гамәлгә ашырылган “кара” риелторлар эше җинаять булып санала һәм шунда ук ачыклана дияргә мөмкин.
Читайте нас: