Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 декабрь 2018, 16:19

Якты булсын дөньялар!

Республикада моңа кадәр бөтенләй яктыртылмаган торак пунктларда кирәкле корылмаларны урнаштыру төгәлләнгән.

Бүгенге көнгә 26 авылда 1593 фонарь куелган, якын вакытта тагын 20 пунктта 632 яктырткыч урнаштырылачак. Төзек булмаган 8,5 мең лампа эшли башлаган.
Мәктәп юллары да яктыртыла, берничә атна эчендә 370 юлга фонарьлар куелган, шул рәвешле республикада яктыртылган юллар өлеше 87 процентка җиткән.
Нефтекамада, Күмертауда, Әлшәй һәм Бөре районнарында мәктәпләргә килү юллары — 100, Сибайда — 48, Баймак районында 43 процентка яктыртылган. Якын көннәрдә 128 урын яктыртылачак, бу эш киләсе елда тәмамланачак.
Бу хакта бүгенге оператив киңәшмәдә торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Михаил Киреев җиткерде.
Фото: Башинформ
Читайте нас: