Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 декабрь 2018, 16:22

Транспорт мәсьәләсе хәл ителеп килә

Республикада легаль булмаган автобуслар проблемасы хәл ителеп килә.

Бүгенге оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров “Ространснадзор” хезмәткәрләренә бу мәсьәләдә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Уфа мэры Өлфәт Мостафин, законсыз йөрүче маршрут автобуслары юкка чыгу белән пассажирлар сыйфат таләп итә башлады, дип билгеләде.
— Без бүген күтәргән проблемаларга ни өчен ул кадәр зур игътибар бирәбез? Чөнки кешеләр өчен мөһим булган шушы проблемаларны хәл итми торып, арытаба алга бара алмаячакбыз, — диде Радий Хәбиров.
Ул автобус водительләренә турыдан-туры мөрәҗәгать итте.
- “ПАЗ” автобуслары руле артында утыручылар авыр эш башкара. Мин сезнең хезмәтегезне хөрмәт итәм. Әйдәгез, бергә эшлик. Кешеләрне хезмәт хакысыз калдыру максаты юк бездә. Ләкин хезмәт законлы булырга тиеш, легаль структураларга керегез, - диде ул.
Фото: Газета.ру
Читайте нас: