Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 декабрь 2018, 19:44

Тагын бер укучы агуланган

Мәктәпләрдә газ баллончыгы сиптерү очраклары ешайды.

Узган атнада республикада мәктәп укучылары белән ике бәхетсез очрак булды. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Фәрит Гомәров җиткерде.
20 декабрьдә Нефтекама янындагы Әмҗә авылы мәктәбендә газ баллончыгы сиптерәләр. Нәтиҗәдә, 9нчы сыйныф укучысы дәваханәгә озатыла. Икенче очрак — Уфаның 20нче башкорт гимназиясендә 15 яшьлек үсмернең өченче каттагы тәрәзәдән егылып төшүе. Аны ашыгыч ярдәм машинасы дәваханәгә алып китә. Билгеле булуынча, укучының умыртка сөяге җәрәхәтләнгән.
Бу вакыйгадан алдарак Уфаның Дим районындагы бер мәктәбендә газ баллончыгы сиптереп, тугыз укучыны “ашыгыч ярдәм” машинасында дәваханәгә озатканнар иде. Бүген барысының да хәле яхшы.
Ахырын уйлап бетермәүче үсмерләр шунысын да онытмасын: газ баллончыгы белән шаярган укучының әти-әнисе полиция хезмәткәрләре алдында җавап тота.
Фото: Социаль челтәрләрдән
Читайте нас: