Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 декабрь 2018, 16:18

Һәлак булганнар гаиләләре 8 миллион сум алачак

Соликамск шахтасында һәлак булган якташларыбыз гаиләләре сигезәр миллион сум акча һәм пособие алачак.

Шуның 1 миллион сумы республика Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров карары белән бирелә, тагын 1 миллионын — Социаль страховкалау фонды, 2 миллионны — эш бирүче “УС №30” предприятиесе, 3 миллионны “Уралкалий” бирәчәк. Тагын берәр миллион сумны Пермь крае хакимияте бүлә.
Әле һәлак булганнар гаиләләре Соликамскига килгән, алар белән бергә медиклар, психологлар, Уфа һәм Белорет шәһәрләре хакимияте хезмәткәрләре дә бар.
— Алты бала ятим калды, шуларның дүртесе — үсмерләр, иң кечесенә — 3 яшь. Бу балалар һәрвакыт игътибар үзәгендә булырга тиеш, — диде Радий Хәбиров бүгенге оператив киңәшмәдә.
Фото: Комсомольская правда
Читайте нас: