Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 декабрь 2018, 16:21

"Кирәк булса, карьерда яшәгез!"

Республика җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров бүгенге оператив киңәшмәдә Урал аръягындагы карьерлар проблемасына әйләнеп кайтты.

Октябрьдә ул, бу төбәктә булып, табигый катламлы ташның вәхшиләрчә юл белән чыгарылуын үз күзләре белән күргән иде. Ул чакта Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы алдына, хокук саклау органнары вәкилләрен дә кертеп, ведомствоара эшче төркем төзү, таш чыгаруга лицензия бирүне туктатып тору, эшләр башкаруның законлылыгын тикшерүне оештыру бурычы куелды.
Әлеге министрлык җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Мирхәйдәр Фәтхулин шушы вакыт эчендә ниләр эшләнүе турында чыгыш ясады. Ләкин Радий Хәбиров чыгышта мәсьәләне хәл итүнең анык юлларын ишетмәвен белдерде.
— Сез мин кушкан эшне эшләмәгәнсез һәм хәтта эшли дә башламагансыз. Ай ярым — ниндидер анык чаралар күрү өчен җитәрлек вакыт, — диде ул. — Мин алдыгызга җитди бурычлар куйдым. Алар бик авыр түгел иде: Баймак районында — 20-30, Белоретта берничә карьер проблемасын хәл итү. Властька эре бизнес та түгел, ә ниндидер вак эшем ияләре төркеме каршы тора. Сез шуны үти алмадыгыз, ә башка бурычларны ничек үтәрбез? Мин әле урманнар буенча эш башларга торам, анда хәлләр тагын да катлаулырак. Февраль уртасына бурычларны хәл итүне көтәм. Лицензияләрне туктатыгыз, тиешле оешма төзегез, кирәк булса, шунда яшәгез!
Фото: Авито.ру
Читайте нас: