Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 декабрь 2018, 16:12

Хезмәт хаклары арта

Федерация Советы минималь хезмәт хакы күләмен (МРОТ) 117 сумга арттыру турындагы законны хуплады.

ТАСС агентлыгы хәбәр итүенчә, киләсе ел башыннан минималь хезмәт хакы күләме бу елның икенче кварталы яшәү минимумы, ягъни 11 мең 280 сум белән тигезләшергә тиеш.
Федераль законнар буенча, һәр елның 1 гыйнварыннан эшкә яраклы халыкның минималь хезмәт хакы күләме узган елның II кварталы өчен яшәү минимумының 100 проценты кадәр булырга тиеш.
Бу норма үз көченә керү нәтиҗәсендә, бөтен ил буенча 3,7 миллион хезмәткәрнең хезмәт хакы артачак.
Фото: BNEWS сайтыннан
Читайте нас: