Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 декабрь 2018, 14:24

Бу машина түгел, ә яңа ел бүләге

Яңа ел алдыннан республика дәваханәләренә өр-яңа ашыгыч ярдәм машиналарының ачкычлары тапшырылды.

Тантанада Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Ленара Иванова һәм БР сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин катнашты.

23 яңа машина заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән: үпкәләрне вентиляцияләү аппараты, дефибриллятор, электрокардиограф, ингалятор, пульсоксиметр һәм башкалар.

5 "УАЗ" машинасы Зилаер, Ишембай, Күгәрчен, Нуриман, Салават районнарына юлланды.

"ГАЗ"лар Октябрьский, Салават, Сибай шәһәрләренә, Туймазы, Бишбүләк, Языково, Иглин, Мәләвез, Баймак, Акъяр, Балтач, Балакатай, Караидел, Кыйгы, Раевка, Югары Тәтешле, Яңавыл, Югары Яркәй дәваханәләренә китте.

Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова бу машиналарның халык сәламәтлеген яхшыртачагына ышаныч белдерде.

Өстәп шунысын да әйтергә кирәк, тиздән Башкортстан федераль бюджет исәбенә тагын — 26 һәм республика бюджеты исәбенә 172 ашыгыч ярдәм машинасы алачак.


Ильза Вәлиева, Языково үзәк район дәваханәсенең оештыру-методика бүлмәсе мөдире:

— Җәмгысы безнең дәваханәдә 4 ашыгыч ярдәм машинасы эшли. Автопарк 80%ка искергән. Безгә тапшырылган машина ашыгыч һәм экстрен медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык заманча җиһазлар белән комплектланган. Ашыгыч ярдәм машиналары алу халыкны медицина хезмәтләндерүе дәрәҗәсе һәм сыйфаты яхшыруга булышлык итәчәк.

Айсылу ХӘСӘНОВА.
Читайте нас: