Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 декабрь 2018, 19:15

"Уралкалий" шахтерларын коткара алмаганнар...

Русия Тикшерү комитетында, җир астында калган шахтерлар һәлак булган дип уйларга нигез бар, дип белдерделәр.

Гадәттән тыш хәл "Уралкалий" руднигында 12 сәгатьләр тирәсендә башланган. Янгын 4нче стволда вентиляция горизонтында эшләр башкарганда кабынган. Эшчеләр 360 метрдан артык тирәнлектә булган.
Пермь чыганакларына караганда, кешеләр тереләй янган, чөнки шахтаның температурасы 200 градуска кадәр күтәрелгән.
Тикшерү Комитетында, янгынның сәбәләре ул тулысынча сүндерелгәч тикшереләчәк, дип белдерделәр. РФ Җинаять кодексының 216нчы статьясының 3нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган.
Җинаять эшен тикшергәндә алынган мәгълүматлар анализланачак һәм әлеге участокта хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәүне регламентлаучы документлар белән чагыштырылачак.
Фото: Башинформ сайтыннан
Читайте нас: