Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 декабрь 2018, 19:13

Соликамск шахтасында ике якташыбыз җир астында калган

Пермь краеның Соликамск шәһәре янындагы "Уралкалий" руднигында янгын чыккан. Компания хәбәр иткәнчә, төтенләнү урындагы вакыт белән 12:04 сәгатьтә башланган. Шахтада калган тугыз кешенең икесе — Башкортстанның "30нчы төзелеш идарәсе" Федераль дәүләт унитар предприятиесенең подрядчы оешмасы хезмәткәрләре, алар әлеге объектта 2017 елның декабреннән эшли.

Башкортстаннан бу предприятие сәнәгать объектларында тоннельләр, авыш һәм вертикаль стволлар төзүне башкаручы күпфункцияле төзелеш оешмасы булып тора, дип яза "Коммерсант" басмасы. ФДУПның җитештерү базасы Межгорьеда урнашкан.
"Интерфакс" агентлыгы мәгълүматлары буенча, шахтада бүленеп калган эшчеләр белән элемтә урнаштырылмаган. Янгын башлангач, җир астындагы сигез кеше өскә чыгарылган, алар зыян күрмәгән.
Шул ук вакытта "РЕН ТВ" телекомпаниясе янган шахтада калган таучыларның исемнәрен атады. Мәгълүматларга караганда, аларның икесе - Уфадан, 6сы - Пермь, берсе Краснодар краеннан.
"РЕН ТВ" сайтында урнаштырылган исемлек:
1. Беклинев Сергей - Соликамскидан;
2. Панов Алексей - Усово поселогыннан;
3. Богатырев Александр - Соликамскидан;
4. Прошкин Илья - Усово поселогыннан;
5. Кнауб Виктор - Сараны поселогыннан;
6. Игнатенко Сергей - Гуково шәһәреннән;
7. Томшин Сергей - Уфадан;
8. Абрамов Антон - Уфадан;
9. Чубенко Александр - Краснодар краеның Курьинская станицасыннан.
Предприятиесе җитәкчесе Андрей Максимов журналистларга, шахтада калган төзүчеләрнең исән калулары икеле, дип сөйләгән. Аның сүзләренә караганда, янгын башланганнан бирле күп вакыт узган. Төзүчеләр файдалана алган коткару чаралары да җир астында һавасыз озак булырга мөмкинлек бирми.
Гадәттән тыш хәл урынында "Уралкалий" коткаручылары һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эшли. Пермь һәлакәтләр медицинасы үзәгенең, санавиация бүлекчәсенең, ашыгыч ярдәм бригадасының табиблар бригадалары тулы әзерлектә.
Шунда ук оператив штаб җәелдерелгән, Соликамскига ашыгыч рәвештә Пермь крае губернаторы Максим Решетников килгән.
Фото: Башинформ сайтыннан.
Читайте нас: