Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 декабрь 2018, 19:16

Радий Хәбиров: "Зыян күрүчеләрнең гаиләләре ярдәмсез калмаячак..."

Пермь краеның Соликамск шәһәре янындагы "Уралкалий" руднигында якташларыбыз да һәлак булды.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров әлеге хәлгә карата шәхси фикерен социаль челтәрләрдәге битендә урнаштырган.
"Соликамсктида - гадәттән тыш хәл. Янган шахтада Башкортстан егетләре дә бар. Без Пермь крае губернаторы белән даими бәйләнештә. Һәрхәлдә, без зыян күрүчеләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү өчен барысын да эшләячәкбез...", - дип язган республика җитәкчесе.
"РЕН ТВ" телеканалы мәгълүматлары буенча, һәлак булучылар арасында Уфаның ике кешесе – Сергей Томшин һәм Антон Абрамов бар. "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы исә анда Башкортстаннан тагын бер кеше булуы, әмма аның фамилиясе коткару эшләре тәмамлангач кына игълан ителәчәге турында белдерде.
Фото: Башинформ сайтыннан
Читайте нас: