Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 декабрь 2018, 18:47

Радий Хәбиров: “Яңа ел бүләкләрен мохтаҗларга бирегез!”

Радий Хәбиров шәһәр һәм район хакимиятләре башлыкларын, министрларны һәм башка җитәкчеләрне Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан берәүгә дә кирәкле булмаган VIP-бүләкләр һәм открыткалар белән алмашуны гамәлдән чыгаруны сорады.

«Миңа еш кына кайбер кабул итү бүлмәләрендә түшәмгә кадәр өелгән чәчәк һәм шактый кыйммәтле эчтәлекле пакетлар күрү күңелсез иде. Әйдәгез, ялгызларга, өлкәннәргә, мохтаҗларга игътибар бирик. Миңа яки башка җитәкчеләргә бүләк итәргә җыенганыгызны мохтаҗларга бирегез. Бу намус буенча да, закон буенча да дөрес булачак. Ә котлауларны мессенджерларда җибәрегез, юкка гына үзләштермәдек..." Башкортстан җитәкчесе социаль челтәрләрдәге битендә шулай язган.
Элегрәк Башкортстан Финанс министрлыгы Яңа ел бәйрәмнәренә бәйле рәвештә бүләкләр алуны тыю турында искә төшергән иде.
Фото: pixabay.com.
Читайте нас: