Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 декабрь 2018, 19:09

Радий Хәбиров: "Федераль үзәк безне ишетер дип ышанам"

Бүген Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Мәскәүдә. Эш барышы турында шәхси фикерен ул үзенең социаль челтәрләрдәге битендә дә урнаштырган.

"Мәскәүдә "Русия вертолетлары" җитәкчесе Андрей Богинский белән Күмертау авиация җитештерү предприятиесенең перспективалары турында фикер алыштык. КумАПП - шәһәр хасыйл итүче заводларның берсе. Бу атнада бу хакта Русия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Д. Мантуров белән дә сөйләшкән идек. Федераль үзәк безне ишетер дип ышанам", - дип язган республика җитәкчесе.
Фото: Радий Хәбировның социаль челтәреннән
Читайте нас: