Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 декабрь 2018, 19:12

Башкортстан ветеринарлары 80 яңа автомобиль алды

Бүген Уфаның Совет мәйданында район һәм шәһәр ветеринария станцияләренә, дәүләт ветеринария инспекторларына 80 хезмәт автомобилен тантаналы рәвештә тапшыру булды. Ветхезмәтләрнең автопаркы һәм җиһазлары 70-80 процентка тузган, бу төп һәм кискен проблемаларның берсе булып тора.

Башкортстан ветеринария идарәсе начальнигы Азат Җиһаншин республика җитәкчелегенә аларның хезмәтенә ярдәм күрсәткәннәре һәм Яңа ел алдыннан шундый зур бүләк ясаганнары өчен рәхмәт белдерде.
"Республиканың дәүләт ветеринария хезмәтендә 3 меңнән артык кеше эшли. 2018 елда алар эре мөгезле һәм вак терлекләрне, дуңгызларны, умарта күчләрен һәм атларны профилактикалау буенча зур эш башкарды. Гражданнарның барлык шәхси хуҗалыкларында һәр хайванга уникаль номер бирелде.
Сыерлар, үгезләр, атлар турында барлык идентификация мәгълүматлары хайваннарны теркәү һәм исәпкә алу буенча бердәм федераль мәгълүмат системасына кертелә. Бу Русиянең тармак хезмәте системасында революция булды", - дип билгеләп үтте Азат Җиһаншин.
Аның сүзләренә караганда, алынган яңа техника ветеринарларга хайваннар авырулары белән бәйле көтелмәгән хәлләргә оператив рәвештә җавап бирергә, актив профилактик эш алып барырга, урында кирәкле лаборатор тикшеренүләр үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Болар барысы да республика территориясендә кеше һәм хайваннар өчен уртак йогышлы авырулар, шул исәптән аеруча куркыныч авырулар килеп чыгу куркынычын шактый киметергә мөмкинлек бирә.
Башкортстанның ветеринария идарәсе матбугат хезмәтендә бүген дәүләт ветеринария күзәтчелеге инспекторлары өчен 22 "Лада Гранта" автомобиле, 20 дезинфекция җайланмасы, ветеринария-санитария экспертизасы мобиль лабораторияләре, дарулар һәм биопрепаратлар ташу өчен суыткычлы бер күчмә диагностика лабораториясе, 30 "Лада Ларгус" тапшырылуы турында сөйләделәр.
Республика бюджетыннан автомобиль һәм махсус техника сатып алуга 100 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Фото: БР ветеринария идарәсенең матбугат хезмәте сайтыннан
Читайте нас: