Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 декабрь 2018, 18:56

Башкортстан Иҗтимагый палатасында елга йомгак ясалды

Бүген Конгресс-холлда Башкортстан Иҗтимагый палатасы бишенче составының чираттагы киңәйтелгән утырышы узды.

Агымдагы елда республика Иҗтимагый палатасы эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләр һәм 2019 елга бурычлар Башкортстан башкарма власть һәм урындагы үзидарә органнары каршындагы иҗтимагый советларның эшчәнлеге – Көн тәртибендәге төп мәсьәләләр булып торды.
Башкортстан Иҗтимагый палатасында елга йомгак ясалды
- Быел палатада сайлаулар узды. Без җәмәгатьчелек форумы мәйданчыгы булып чыгыш ясадык, "Гражданнар башлангычы" төбәк конкурсын уздырдык. Аэропортка исем бирү эшендә катнаштык. Әлбәттә, Волонтер елын да онытмыйбыз. Ел бик актив булды, 2019 елда тагын да мөһимрәк эшләр көтә, - диде Иҗтимагый палатасы җитәкчесе Ольга Панчихина.
Утырышта федераль башкарма власть органнарының территориаль органнары, республика башкарма власть органнары һәм урындагы үзидарә органнары каршындагы пҗтимагый советлар рәисләре катнашты.
"Иң яхшысы — балаларга! " Бөтенрусия конкурсы лауреатлары да бүләкләнде.
Шулай ук агымдагы елда Башкортстан Җәмәгать палатасы берничә конкурс үткәрде, халыкның төрле категориясен – коммерция карамагында булмаган секторны, социаль актив кешеләрне, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен колачларга тырышты. Бүген алар арасында да җиңүчеләр билгеләнде.
Башкортстан Иҗтимагый палатасында елга йомгак ясалды
Көн тәртибенең соңгы мәсьәләсе республика Иҗтимагый палатасы составына урындагы иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре арасыннан яңа әгъзаларңсайлау булды.
Фото: Башкортстан Иҗтимагый палатасы сайтыннан
Читайте нас: