Анда Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Артур Әхмәтханов катнашты.
– Яшь булуларына карамастан, фәнни-техник прогресс үсешенә, димәк, республикабызның чәчәк атуына зур өлеш кертүчеләрне бүләклибез. Республика җитәкчелеге яшь галимнәрне кызыксындыру һәм аларга ярдәм итү җәһәтеннән күпсанлы чаралар күрә. Фән һәм техника өлкәсендә дәүләт республика премиясе – бу юнәлештә алып барылучы системалы эшнең ачык мисалы. Быел тәкъдим ителгән эшләр фәнни әһәмияткә ия, аларны гамәлдә куллану мөмкинлеге бар, – дип билгеләде Артур Әхмәтханов.
Быел премиягә 31 эш тәкъдим ителгән, шуларның 9ы – техник, 11е – гуманитар һәм 11е – табигый фәннәр буенча.
Техник фәннәр өлкәсендә – Денис Гусаков, Руслан Кәримов һәм Айбулат Миңнеяров, гуманитар өлкәдә – Алсу Үләева, табигый фәннәр буенча Юлия Федорова һәм Галия Гыймалова лауреат булдылар.