Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 декабрь 2018, 11:03

Сез һәрвакыт алгы сызыкта

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Русия иминлек хезмәте хезмәткәрләре көне уңаеннан үткән тантаналы җыелышта чыгыш ясады, Русия Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

-- Ватанны саклаучы дигән һөнәр бар. Шул исәптән тыныч вакытта да. Эчке һәм тышкы хәвефтән аның дәүләт мәнфәгатен һәм бәйсезлеген саклау, - диде Радий Хәбиров. -- Иминлек органнарында һәр минутта иң авыр һәм куркыныч бурычларны хәл итәргә сәләтле кешеләр хезмәт итә. Сез һәрвакыт, тәүлек әйләнәсенә алгы сызыкта.
Төбәк җитәкчесе сүзләренә караганда, республика власть органнары Оператив штаб, ведомствоара советлар, координация киңәшмәсе кысаларында Иминлек хезмәте белән тыгыз бәйләнештә эшлиләр.
Фото: Башкортстан Башлыгының рәсми сайтыннан.
Читайте нас: