Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 декабрь 2018, 10:50

Сәнәгатьне үстерү программалары булдырылачак

Русиядә сәнәгатьне үстерүгә юнәлтелгән берничә дәүләт программасы барлыкка киләчәк. Бу хакта зур матбугат конференциясендә Русия Президенты Владимир Путин белдерде.

-- Агымдагы елның 10 аенда Русиядә азык-төлек җитештерү күләме 13 процентка артты, бу саннар ризыкны куллану артуын да дәлилли. Кием-салым, аяк киеме җитештерү 9 процентка артты, -- диде Владимир Путин.
-- Алдагы елларда илдә сәнәгатьне үстерүгә 1,376 триллион сум бүленәчәк. Без сәнәгатьнең аерым тармакларын үстерүгә юнәлтелгән берничә программа булдыруны планлаштырабыз. Җиңел сәнәгать, авиация һәм башка тармакларны үстерүгә юнәлтелгән программалар булдырылачак.
Фото: Кремлин ру сайтыннан
Читайте нас: