Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 декабрь 2018, 11:13

Люся яшерелгән миллионны тапкан

Башкортстан таможнясы хәбәр итүенчә, Уфа аэропортында эт пассажирның багажында яшерелгән бер миллион сум акча тапкан.

Чик аша 10 мең доллар гына алып чыгарга рөхсәт ителә. Табылган акча рөхсәт ителгәннән 456 мең сумга артыграк булган.
Пассажир моны таможня кагыйдәләрен белмәве белән аңлата. Аңа штраф яисә акчасын конфискацияләү яный.
Бер яшьлек "Люся" кушаматлы овчарка - Башкортстан таможнясында хезмәт итүче иң яшь эт. Ул акча эзләүгә махсуслашкан. Өч айда Люся яшерелгән ике төргәк акча тапкан.
Фото: ("Башинформ" сайтыннан).
Читайте нас: