Исемлектә АКШның “Wall Street Journal” һәм Германиянең “Spiegel”е белән беррәттән “Мичуринская мысль”, “Сибирский характер”, “Биробиджанская звезда” басмалары да бар. Башкортстанның “Башинформ” мәгълүмат агентлыгыннан Станислав Шахов катнашты. Владимир Путинның игътибарын үзенә җәлеп итү өчен Казахстаннан килгән журналист — милли баш киемендә, ә Волгоград журналисты Карсылу булып киенгән иде.
Гадәттә, чара берничә сәгать дәвам итә һәм ул узып баручы елга йомгак булып тора. Матбугат конференциясе икътисади күрсәткечләрне барлаудан башланды.
— Тулай эчке продукт — 1,7 процентка, эшкәртү тармагында күрсәткечләр 3,2 процентка артты. Халыкның реаль керемнәре үсеше - 0,5 процент. Реаль хезмәт хакы да үсә. Узган атнада бераз үсеш билгеләнсә дә, инфляция дәрәҗәсе дә тотрыклы. Эшсезлек кими. Узган ел әлеге күрсәткеч тарихи минимум булды, — диде Владимир Владимирович. — Финанс тармагы ныгый, алтын валюта резервлары арта. 2011 елдан башлап беренче тапкыр бюджет профицитына ирешелде. Милли байлык фонды да үсә. Быел пенсиянең уртача еллык күләме 14163 сумга җитте.
Владимир Путин гомер озынлыгы артуга да игътибар итте. Быел ул 72,9 ел тәшкил итә, узган ел 72,7 ел иде, дип билгеләп үтте Президент.
Беренче сорауны, традиция буенча, Кремль пулына кергән ТАСС хәбәрчесе бирде: “Дәүләт проектларын тормышка ашыруның мәгънәсе һәм аңа ышаныч бармы?”
— Илгә алга китү кирәк, шуннан башка киләчәк юк, — дип ассызыклады Владимир Путин. — Максат куймыйча гына ахыргы нәтиҗәгә ирешеп булмый. Моның өчен ресурслар кирәк, Хөкүмәт һәм хакимият аларны эзләү белән шөгыльләнә.
Журналист икътисад торышы турында сорады: “Сез Медведев командасы белән канәгатьме? Хөкүмәт үз эшчәнлеге фаразларында нәрсәгә таяначак?”
Дәүләт башлыгы сүзләренә караганда, исәпләүләрне “механик рәвештә” алып барырга ярамый. 2008 елдан икътисад үсеше 4,7 процент тәшкил иткән. Русия дөньяда бишенче икътисад булырга тиеш. 2021 елдан Хөкүмәт үсешне 3 процентка планлаштыра. Икеләнүләр булуы мөмкин, әмма иң мөһиме – икътисадның башка лигасына керү.
Владимир Путинның ундүртенче зур матбугат конференциясе “Беренче канал”, “Россия-1”, “Россия-24” телеканалларында, “Маяк”, “Вести FM” һәм “Радио России” радиостанцияләрендә туры эфирда барды. “Общественное телевидение России” (ОТР), шулай ук ОТР сайтында (http://www.otr-online.ru/online/) матбугат конференциясенең сурдотәрҗемәсен карау мөмкинлеге булдырылды.
Владимир Путин журналистлар белән очрашуларны 2001 елдан бирле үткәрә. Иң кыска вакытлы конференциясе 1 сәгать 33 минут дәвам итте, иң озыны Владимир Путин Русия Хөкүмәтенә китәр алдыннан 2008 елда булды: ул 4 сәгать 40 минутка сузылды, анда ил башлыгы 100дән артык журналистның соравына җавап бирде. Гомумән алганда, Русия Президенты шушы форматта киңкүләм матбугат чаралары вәкилләре белән 43,5 сәгать аралашты.
Владимир Путинның матбугат конференциясе турында тулырак гәзитнең киләсе санында укырсыз.