Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 декабрь 2018, 11:25

Федераль министр ярдәм вәгъдәләде

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Мәскәүдә Русиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән очрашты.

Анда республиканың сәнәгать предприятиеләрен үстерү, индустриаль өлкәдә стратегик проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре тикшерелде. Радий Хәбиров ведомство җитәкчесенә Башкортстанга игътибар күрсәтүе һәм төбәк предприятиеләренә булышлык итүе өчен рәхмәт белдерде. Яклар, шулай ук, илдә иң зур кабель продукциясен җитештерүче булган “Уфимкабель” җәмгыяте эшчәнлегенә тукталды.
Моннан тыш, Денис Мантуров һәм Радий Хәбиров Башкортстанда газ-мотор ягулыгы базарын үстерү мәсьәләсен тикшерде. Русиянең Энергетика, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары берлектә “Энергетика нәтиҗәлелеге һәм аны үстерү” дәүләт программасының “Газ-мотор ягулыгы базарын үстерү” ярдәмче программасы проектын әзерләде. Ул комплекслы дәүләт ярдәме чараларын үз эченә ала.
Очрашуда Денис Мантуров республика предприятиеләренә арытаба да ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде.
Үз хәбәрчебез.
Читайте нас: