Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 декабрь 2018, 11:10

"Чүп" реформасына без әлегә әзер түгел...

Башкортстан техник яктан каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү өлкәсендәге реформага әлегә әзер түгел. Бу хакта "Бердәм Русия" парламент фракциясе утырышында Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев сөйләде.

-- 100 проценка әзерлек турында сөйләргә әле иртәрәк. Урыннарда әле хәл ителмәгән мәсьәләләр байтак: халык норматив һәм тарифлар турында белми, төбәк операторы да әзер түгел.
"Бердәм Русия" сәяси партиясе һәм Дәүләт җыелышы депутатлары реформа үткәрелүче урыннарга Җитди игътибар бирәчәк, -- диде Константин Борисович. -- Өч-дүрт айдан партиянең депутатлар корпусы бу мәсьәлә турында фикер алышуга кире кайтачак.
Фото: ("Башинформ" сайтыннан).
Читайте нас: