Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 декабрь 2018, 11:24

Бюджет кабул ителде

Алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайның чираттагы дүртенче пленар утырышы узды. Аны республика парламенты Рәисе Константин Толкачев алып барды.

Утырышның көн тәртибенә алтмышка якын мәсьәлә чыгарылган иде, аларның кырыктан артыгы икенче һәм өченче укуда тәкъдим ителгән республика законнары проектларына кагыла.
Утырыш илебезнең мәгълүмати киңлегендә төбәк һәм муниципаль телеканалларны саклап калу зарурлыгы турында республика парламентының Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевка мөрәҗәгатен кабул итүдән башланды. Санлы телевидениегә күчү нәтиҗәсендә республикада яшәүчеләргә бушлай тәкъдим ителүче каналлар пакетына төбәк телеканаллары кертелмәү сәбәпле, халыкның БСТ һәм муниципаль телевидениене караудан мәхрүм калу ихтималы борчый депутатларны.
Арытаба депутатлар 2019 елга республика бюджетын кабул итте. Киләсе елга Башкортстан бюджетының керемнәре – 175,6 миллиард сум, чыгымнары 195,6 миллиард сум тәшкил итәчәк. 20 миллиард сум күләмендәге дефицит узган ел тупланмалары һәм алып торулар исәбенә капланачак. Шулай ук, 2020, 2021 еллардагы план чорына бюджетка кагылышлы документлар кабул ителде.
Арытаба республикадагы күпфтирлы йортларга капиталь ремонт, мәгариф, аеруча сакланучы территорияләр, гаилә, сугыш һәм хезмәт ветераннары турындагы һәм башка мөһим мәсьәләләргә кагылышлы закон проектлары каралды.
Республика парламенты Дәүләт думасына тәкъдим итәчәк закон чыгару башлангычлары тикшерелде. Республиканың кайбер районнары һәм шәһәрләре мировой судьялары расланды.
Резида ВӘЛИТОВА.
Читайте нас: