Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 декабрь 2018, 11:26

Бу революция булачак!

Киләсе елда төбәктә дүрт мең подъезд төзекләндереләчәк.Республикада 25 декабрьгә кадәр алданган дольщиклар өчен күпкатлы биш фатир сафка кертелергә тиеш. Бу хакта дүшәмбе көнне үткән оператив киңәшмәдә республиканың Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе Григорий Невоструев хәбәр итте.

17 декабрьгә республикада 97 проблемалы объект исәпләнгән. Алданган дольщиклар исемлегенә 2700 кеше кертелгән һәм бу сан артуын дәвам итә. Унбер айда проблемалы йортлар исемлегеннән күпчелеге Уфа шәһәрендә һәм районында, Салаватта һәм Нефтекамада урнашкан 11 йорт алынган. 674 алданган дольщик, ниһаять, күптән көтелгән фатир ачкычларын алган.
Уфаның “Серебряный ручей” бистәсендә 25 декабрьгә кадәр – бер, Яңа Булгаковода дүрт йорт сафка кертелергә тиеш. Киләсе елның гыйнвар-февралендә Уфа районының “Миловка паркы”ндагы өч йорт төзе­леше тәмамланырга тиеш. 230 кешегә ачкыч тапшырылачак.
Июль-августта шушы бистәдә фатир сатып алучы 400 кеше, ниһаять, телә­гәненә ирешәчәк. Киләсе елда алданган дольщик­ларның 64 йорты төзеп бетерелергә тиеш.
— Бер елда 64 йорт тапшыру — чамадан тыш зур бурыч. Кайбер­ләре буенча финанс мәсьәлә хәл ител­мәгән. Шул сәбәпле, киләсе дүшәмбедә аны хәл итүнең финанс-икътисади меха­низм­нарын күрсәтү­е­гез­не үтенәм. Арытаба ничек эшләргә тиешлегебезне ачыкларга кирәк, — диде Радий Хәбиров. — Бу — бик җитди мәсьәлә. Хакимият башлыклары мине ише­тәдер дип ышанам. Әлеге йорт­ларны төзүгә рөхсәтне Невоструев бир­мәгән. Мин исә бу вакытта бөтенләй монда түгел идем. Хөрмәт­ле коллегалар, рөх­сәтне сез бирдегез...
Ул белдерүенчә, алданган дольщиклар темасын ябу өчен рес­публиканың көче җитәрлек, ләкин бу проблеманың чиге булырга тиеш. Кайчак проектны анализлаусыз, төзүчеләрне белмәгән килеш җавапсыз карарлар кабул ителә. Тагын шунысы, дольщиклар белән очрашырга, аларны тың­ларга, ишетергә кирәк.
Киңәшмәдә Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Михаил Киреев киләсе елда подъездларны ремонтлау план­нары белән уртаклашты.
Унбер айда проблемалы йортлар исемлегеннән күпчелеге Уфа шәһәрендә һәм районында, Салаватта һәм Нефтекамада урнашкан 11 йорт алынган. 674 алданган дольщик, ниһаять, күптән көтелгән фатир ачкычларын алган.
Уфаның “Серебряный ручей” бистәсендә 25 декабрьгә кадәр – бер, Яңа Булгаковода дүрт йорт сафка кертелергә тиеш. Киләсе елның гыйнвар-февралендә Уфа районының “Миловка паркы”ндагы өч йорт төзелеше тәмамланырга тиеш. 230 кешегә ачкыч тапшырылачак.
Июль-августта шушы бистәдә фатир сатып алучы 400 кеше, ниһаять, теләгенә ирешәчәк. Киләсе елда алданган дольщикларның 64 йорты төзеп бетерелергә тиеш.
Элегрәк Радий Хәбиров 2024 елга авария хәлендәге бөтен подъездлар ремонтланачак, дип бел­дергән иде.
— Республикада 17 мең күп­катлы йортта барлыгы 48 мең подъезд бар, шуларның 26 меңе ремонтлауга мохтаҗ. Киләсе елда бу максатларга 1 миллиард сум акча юнәлтеләчәк. Шуның 88 процентын республика бюджеты бүлә, 10 проценты — муниципалитетлар бюджетыннан, 2 проценты идарә итүче компанияләрдән һәм милекчеләр­дән җыелачак. Бу акчага 4 меңнән артык подъезд ремонтланачак, — диде Михаил Киреев.
Радий Хәбиров иң тәүдә ремонтны нык иске йортларда үткәрү зарурлыгын белдерде. Ул, шулай ук, иң яхшы подъездга конкурс игълан итәргә тәкъдим итте.
— Бу программаның төп мәгъ­нәсе — кешеләрнең үзләрен шунда катнашучы итеп тоюы. Шул вакытта гына алар подъездларына сакчыл мөнәсәбәттә булачак, үзләрен чын хуҗалар итеп тоячак,— диде ул.
Ихата территорияләрен комп­лекс­лы төзекләндерү буенча республика программасы “Башкорт­стан­ның уңайлы ихатасы” исемен алган. Киләсе елда аны гамәлгә ашыруга 1,6 миллиард сум салынган. Моннан тыш, “Уңайлы шәһәр мохите” федераль проекты кысаларында республика шәһәр һәм районнарында 142 җәмәгать территориясен төзекләндерү күздә тотыла. Бу максатларга 1,4 миллиард сум юнәлтеләчәк.
— Халык подъездларда, ихаталарда тәртип урнаштыруны үтенә. Шуңа күрә без төзекләндерү буенча зур программаны гамәлгә ашыра башлыйбыз, — диде Радий Хәбиров. — Бу торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә революция булачак. Без әлегә кадәр подъездларга ныклап үтеп кермәдек, төзекләндерү белән шөгыльлән­мәдек. Җәмәгать территорияләренә килгәндә, монда иң элек балалар учреждениеләренә, социаль, мәдәни, спорт объектларына керү юлларын төзекләндерергә, парклар­ны тәртипкә китерергә кирәк.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.
Читайте нас: