Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 декабрь 2018, 11:11

Башкортстан "ак" хезмәт хакы буенча лидерлар өчлегенә керә

HeadHunter хәбәр итүенчә, Башкортстан "ак" хезмәт хакы буенча лидерлар өчлегенә керә. Быел республика халкының 60 проценты рәсми хезмәт хакы алган. Тула (63 процент) һәм Ярославль (70 процент) өлкәләре генә бездән алда.

Республикада өлешләтә - рәсми, өлешләтә конвертта (ягъни "соры") хезмәт хакы алучылар саны ике елда 5 процентка (29 процентка кадәр) арткан. Шул ук вакытта "кара", ягъни тулысынча рәсми булмаган хезмәт хакына түләү 5 процентка (8 процент) сирәгрәк кулланылган.
Республикада рәсми керемне түләүле больничный һәм декрет ялы, Пенсия фондына акча күчерү, вакытында түләү мөмкинлеге өчен үз итәләр. Моннан тыш, сораштыруда катнашучылар кредит алу мөмкинлеге турында да фикерен белдергән.
Шул ук вакытта рәсми хезмәт хакы алу мөһим дип исәпләүчеләр саны ике елда 83тән 78 процентка кимегән.
Башкортстанда уртача хезмәт хакы 32,5 мең сум (2017 елда - 30 мең сум) тәшкил итә.
Фото: ("Башинформ" сайтыннан)
Читайте нас: