Благовар хәбәрләре
+12 °С
Облачно
ВКОК
Көнүзәк
21 Декабря 2018, 06:05

Ашыкмаска кирәк, диде Путин

Русия Президенты Владимир Путин бүген үткән зур матбугат конференциясе вакытында телеканалларны санлыга күчерү мәсьәләсендә ашыкмаска чакырды.

-- Фикер алышканда технологияләрдән калышмыйча алга атларга тәкъдим иткәндә мин, бәләкәй авыллар бөтенләй телевидениесез калмасмы, дип сорадым. Тиз арада күчү идеясе бар иде. Мин "Юк",-- дидем. Кыйммәт булмаган бәягә дә кирәкле җиһаз алып кую мөмкинлеге булмаган кешеләрнең мәнфәгатендә без ашыкмыйча эш итәбез, -- диде Владимир Путин.
Дәүләт башлыгы фикеренчә, бу эшнең аерым территорияләрдә ничек гамәлгә ашырылуын өйрәнеп, мәсьәләне ашыкмыйча хәл итәргә кирәк.
Фото: ("Башинформ" сайтыннан).
Читайте нас