1993 елның көзендә яңа Русия дәүләтчелеген формалаштыруга таба җитди адымнар ясалды: берничә ай эчендә Федерация Советы һәм беренче чакырылыш Дәүләт думасына депутатлар сайлау, Төп закон проекты буенча тавыш бирү һәм яңа Конституция кабул итү оештырылды һәм үткәрелде. Әлеге процесслар белән беррәттән, агымдагы елда 25 еллык юбилеен билгеләүче яңа сайлау системасы урнашты. Әлеге датага багышланган чаралар агымдагы елның октябрендә ил башкаласында узды. Юбилейга бәйле чаралар Русиянең барлык субъектларында, шул исәптән Башкортстанда да, оештырылды. Илнең сайлау системасы торышы, аның төбәк үзенчәлекләре һәм камилләштерү перспективасы турында Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр ВӘЛИЕВ фикерләре белән уртаклашты.
— Хәйдар Арсланович! Сез Русиядә сайлау системасы булдырылган көннең тәгаен датасын атый аласызмы?
– Илдә заманча сайлау системасын булдыру бер көнлек эш түгел. 1993 елның сентябрь-декабрь айларында Русия Президенты кул куйган берничә указ сайлау системасын оештыруга этәргеч бирде. Бу процесска 1993 елның сентябрендә беренче күппартияле сайлаулар алдыннан Русия Президенты Борис Ельцин Федерация Советы һәм Федераль җыелышның Дәүләт думасына сайлаулар буенча Үзәк сайлау комиссиясен оештыруга старт бирде. Әлеге комиссиягә арытаба Русия Конституциясе проекты буенча тавыш бирүне үткәрү вәкаләтләре йөкләтелде. 1993 елдагы сайлау кампаниясе тәмамлангач һәм яңа Конституция кабул ителгәч, Русия Президентының 1993 елның 20 декабрендәге “Русия Федерациясендә сайлау системасын камилләштерү буенча чаралар” дип аталган Указына ярашлы, алда аталып үтелгән комиссия даими нигездә эшләүче Русия Үзәк сайлау комиссиясе дип үзгәртелде.
— Бүгенге сайлау системасы торышына нинди бәя бирер идегез?
— Безнең илнең сайлау системасы тулысынча демократик принципларга нигезләнә һәм үзенең төп сыйфатлары буенча тотрыклы. Әлбәттә, тере организм буларак, ул даими рәвештә камилләшә. Сайлау системасы сәяси мәдәнияткә, заманча технологияләр үсешенә яраклашырга, җәмгыять ихтыяҗларына, аның үсеш дәрәҗәсенә җаап бирергә тиеш. Шул ук вакытта, агымдагы елның 30 октябрендә сайлауларны оештыручылар белән очрашу вакытында Русия Президенты Владимир Путин сайлау системасындагы һәр үзгәрешнең сайлау процес-сының ачыклык, гаделлек һәм үтәкүренмәлелек принципларын ныгытырга тиешлеген аерым сызык өстенә алды. Беркемнең дә гражданнарның ирекләрен, аларның тавыш бирүдә белдергән позициясен бозарга хокукы юк.
Шуны билгеләп үтәсем килә: демократик сайлауларны үткәрү буенча күпьеллык традицияләре булган дәүләтләрнекенә караганда, чагыштырмача яшь булуына карамастан, Русиянең сайлау системасының үз казанышлары бар. Мәсәлән, халыкара экспертлар Русиядә сайлаулар барышында видеокүзәтү системаларын күпләп куллану тәҗрибәсен гамәлгә кертүне билгели. Дөньяда тиңе булмаган “Сайлаулар” дәүләт автоматлаштырылган системасын кертү бу юнәлештә зур адым булды. Бүген ул теләсә кайсы дәрәҗә-дәге сайлау кампанияләрен әзерләүдә һәм үткәрүдә уңышлы файдаланыла.
— Русия сайлау системасында Башкортстан нинди урын били?
— Сайлаучылар саны 3050303 кеше булу һәм даими нигездә эшләүче 3391 участок сайлау комиссиясе саны буенча, республика Русиянең беренче ун төбәге исәбенә керә. Болар барысы да Башкортстанның федераль һәм төбәк референдумнарын үткәргәндә, төрле дәрә-җәдәге вәкаләтле власть органнарын формалаштырганда зур роль уйнавын исбатлый. Безнең республиканың Русия субъектлары сайлау комиссияләре эше тәҗрибәсен уртаклашу өчен мәйданчык буларак берничә тапкыр сайлануы да очраклы түгел. Мәсәлән, 1995 елда — безнең нигездә Урал һәм Идел буе округ комиссияләре рәисләре һәм секретарлары өчен икенче чакырылыш Дәүләт думасы депутатларын сайлау мәсьәләләре буенча семинар, 2014 елда Идел буе һәм Урал федераль округлары сайлау комиссияләре рәисләренең семинар-киңәш-мәсе үтте. Русия Үзәк сайлау комиссиясе оештырган әлеге чаралар илнең сайлау комис-сияләренең көндәлек эшчәнле-гендә зур ярдәм күрсәтте. 2013 елның декабрендә республика Үзәк сайлау комиссиясе Русия субъектлары сайлау комиссия-ләренең үзара бәйләнеше турында килешү төзү башлангычы белән чыкты. Әлеге килешүгә илнең 12 төбәге сайлау комиссиясе рәисе кул куйды.
— Үткән чирек гасыр дәвамында Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе нинди казанышларга иреште?
— Беренче чиратта, үтелгән ике унъеллык ярым вакыт – ул, шул исәптән сынаулар үтү һәм хаталанулар аша, бәяләп бетергесез тәҗрибә туплау чоры. Бу юнәлештә без, һичшиксез, уңышларга да ирештек. Бүген федераль дәрәҗәдә Русиянең сайлаулар һәм референдум законнарын кодлаштыру кирәклеге турында тәкъдимнәр еш очрый башлады. Ә безнең республикада әлеге юнәлештәге эш 90нчы елларның икенче яртысында ук башланды. Һәм 1997 елның 1 сентябрендә Башкорт-станның Сайлаулар турында кодексы кабул ителде. Соңрак, яңаручы Русия җәмгыятендә һәм сайлаулар законнарындагы үзгәрешләрне исәпкә алып, Кодексның яңа редакциясе кабул ителде.
Республиканың сайлау системасы төрле технологик һәм техник яңалыклар керткәндә еш кына сынау мәйданына әверелде. Мәсәлән, 2003 елда ук Башкортстан Президентын һәм дүр-тенче чакырылыш Дәүләт думасы депутатларын сайлауларда 22 сайлау участогында ул вакытта яңа гына барлыкка килгән, тавыш исәпләү өчен электрон җайланмалар – сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары (КОИБ) файдаланылды. Аерым алганда, алар Уфа шәһәренең Дим районындагы барлык участок комиссияләренә урнаштырылды. Әгәр чагыштырып карасак, 2003-11 еллар чорында әлеге җайланмалар Русиянең 34 субъектында гына файдаланылды.
— Русия һәм Башкортстанда үткән сайлауларны ни дәрәҗәдә үтәкүренмәле дип исәпләргә мөмкин? Сайлау комиссияләре эшләрендә нинди кыенлыклар белән очраша?
— Шуны билгелисем килә: республикада сайлаулар гамәлдәге законнарга ярашлы үтә, алар барысы да узды дип танылды. Сайлау комиссияләре эше гавами һәм ачык гамәлгә ашырыла, комиссиянең теләсә кайсы утырышында киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша ала. Без тавышларны исәпләү буенча техник җайлан-малар исәбен максатлы рәвештә арттырабыз. Бу сайлауларның гадел үтүен тәэмин итү өчен мөһим.
Мин илнең сайлау системасы урнашу һәм аны үстерү кебек катлаулы эш гади генә була ала дип уйламыйм. Ул төрле дәрәҗәдәге авырлыкларны җиңү, элекке хаталарны төзәтү белән үрелеп бара. Мәгълүм булуынча, элегрәк сайлаулар вакытында законсыз агитация, тавышларны сатып алу, сайлау алды компроматларын тарату, административ ресурсны файдалану очраклары теркәлде. Моңа бәйле, мондый кире күренешләрне бетерү, сайлаулар турында законнарны камилләштерү буенча зур эш башкарылды. Мәсәлән, сайлау законнарын бозучылар өчен җәза (җинаять эше кузгатуга кадәр) катгыйланды, сайлау алды кампаниясендә катнашучыларга, кандидатлар биографиясе “чисталыгына”, финанслау өлешенең үтәкүрен-мәлелегенә таләпләр артты.
Бүген үзенең сафында 30 меңгә якын әгъзаны исәпләүче сайлау комиссияләре составына бәйле “кеше факторын” гына алыйк. Алар — белеме һәм һөнәри әзерлеге, яше һәм мил-ләте, дөньяга карашы һәм сәяси позицияләре буенча төрле кешеләр. Мондый хәлдә без хаталанудан һәм җитешсезлекләрдән азат була алмыйбыз; кызганычка каршы, законнардан тайпылган чаклар да очрый. Әмма безнең эштә алар бервакытта да тавыш бирүнең гомум нәтиҗәләренә йогынты ясамады. Мондый һәрбер очрак җентекле тикшерелде, гаеплеләр законда каралган җаваплылыкка тарттырылды.
— Сайлауларга бәйле законнар базасы никадәр камил? Ул үзгәрешләр таләп итәме?
— Әлеге вакытта законнар сайлау кампанияләренең барлык этапларында да сайлау процедурасын җентекле көйли. Шул ук вакытта, кагыйдәләрне даими үзгәртеп тору сайлау процессында катнашучылар — кандидатлар һәм сайлау берләшмә-ләре, сайлау комиссияләре әгъзалары эшен авырлаштыра. Бу турыда октябрь ахырында Мәскәүдә Русия Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан үткә-релгән фәнни-гамәли конференциядә дә әйтеп үтелде. Сайлаулар турында законнар нигезен камилләштерүнең бер юлы Русия Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Элла Памфилова чыгышында яңгырады. Ул сайлаулар турында законнарны кодлаштыру һәм Русиянең Сайлау кодексын кабул итүне тәкъдим итте.
— Күптән түгел Дәүләт җыелышы-Корылтай Башкортстанның Сайлаулар турында кодексына үзгә-решләр кертте. Сайлаучыларның игътибарын аларның кайсысына юнәлтер идегез?
— Алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларын сайлаулар тәмам-лангач, республика парламенты Башкортстанның Сайлаулар турында кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проектын тикшерде. Бу “Русия Федерациясендә гражданнарның сайлау хокукларын һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында” Федераль законга кертелгән үзгәрешләргә ярашлы башкарылды. Мәсәлән, Башкортстанның Сайлаулар турында кодексына Русия һәм Башкортстан Иҗтимагый палаталары Башкортстан дәүләт власте һәм урындагы үзидарә органнарына сайлаулар үткәргәндә күзәтүчеләр билгеләү хокукы белән тәэмин ителүе турында норма кертелде. Минем карашка, Кодекска кертелгән тагын бер кызыклы үзгәреш — тавышларны исәпләүдә техник җайланманы файдаланганда сайлаучылар тавышын мотлак яңадан исәпләү процедурасыннан баш тарту. Тәҗрибә күрсәтүенчә, сайлаучылар тавышын электрон җайланма белән исәпләү җитешсезлекләрсез гамәлгә ашырыла. Тавышларны икенче тапкыр кулдан исәпләү сайлаулар нәтиҗәләрен чыгару процессын озакка суза һәм “кеше факторы” хәвефен дә төшереп калдырмый. Шул ук вакытта әлеге яңалык, сайлау процессында катнашучылардан килгән нигезле дәгъва булган очракта, сайлаучылар тавышын яңадан исәпләү мөмкинлеген саклап кала.
— Заманча технологияләр сайлау системасына ничек тәэсир итә? Килә-чәктә Интернет аша тавыш бирү мөмкин булырмы?
— Заманча технологияләр, беренче чиратта, сайлау комиссияләре әгъзалары тарафыннан җибәрелергә ихтимал булган хаталарны булдырмый, “кеше факторы”ның сайлау нәтиҗәлә-ренә йогынтысын киметә. Мондый йогынты кешенең арыганлыгына бәйле ялгыш та, тавыш бирүнең йомгакларына махсус йогынты ясау теләгенә бәйле максатлы рәвештә булуы да мөмкин. Техника исә боларга юл куймый.
Икенче яклап караганда, тавышларны исәпләү буенча техник чара куллану нәтиҗәләрне чыгару процессын күп тапкыр тизләтә, сайлау комиссиясе әгъзаларының эшен җиңеләйтә.
Интернет аша тавыш бирү мөмкинлеге мәсьәләсенә килгәндә, алда әйтелеп үткән фәнни-гамәли конференция барышында кесә телефоны, Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсә-түнең бердәм порталы аша, биометрик мәгълүматлар ярдә-мендә тавыш бирү мөмкинлеген караучы төрле технологияләр тикшерүгә кертелде. Шунысы мәгълүм: Русия Үзәк сайлау комиссиясе әлеге юнәлештә актив эш алып бара һәм киләчәктә читтән торып тавыш бирү мөмкин булачак. Мөгаен, башта мондый тавыш бирү аерым категория сайлаучылар, мәсәлән, Ерак Төньякның төпкелдә урнашкан районнарында яшәүчеләр өчен кертелер. Ничек кенә булмасын, ил күләмендә ул иртәгә генә барлыкка килмәячәк. Тавыш бирүнең традицион ысулы сайлаулар нәтиҗәләрен озак еллар дәвамында билгеләячәк әле.
— Якын киләчәктә сайлау системасы алдында нинди бурычлар тора?
— Билгеләп үткәнемчә, Русиянең сайлау системасы заманча законнар базасына нигезләнә. Аның оештыру һәм технологик тәэминаты дөньядагы иң алдынгы үрнәкләргә җавап бирә. Сайлау системасы, тормыш кебек үк, бер урында гына тормый. Сайлау законнарын арытаба камилләштерү таләп ителә. Шулай ук, сайлау системасының техник һәм кадрлар өлешен заман таләпләренә яраклаштыру, төрле категория сайлаучыларның хокукларын гамәлгә ашырганда каршылыкларны бетерү, депутатлыкка кандидатларны күрсәтү һәм теркәү процедурасын гадиләш-терү мәсьәләләре көнүзәк булып кала.
Сайлау системасының төп бурычы — үткәргән сайлауларның гамәлдәге законнарга җавап бирүен тәэмин итү. Ил һәм республикада урнашкан сайлау системасы инде бүген үк бүгенге вәзгыятьнең барлык таләплә-ренә дә җавап бирергә сәләтле. Республика сайлау комиссия-ләренең меңләгән әгъзасы төрле дәрәҗәдәге сайлауларны ачыклык, намуслылык һәм гаделлек принципларына таянып үткәрергә әзер.
Рәшит Гафуров әңгәмәләште.