Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 декабрь 2018, 18:18

Владимир Путинның йомгаклау матбугат конференциясе үтә

Бүген Президент Владимир Путин йомгаклау матбугат конференциясендә Русия һәм чит ил журналистларының сорауларына җавап бирде. Халыкара сәүдә үзәгендә оештырылган чарага 1702 журналист аккредитация үткән. Былтыр -- 1640, 2016 елда 1437 матбугат чарасы вәкиле катнашкан иде.

Исемлектә АКШның “Wall Street Journal” һәм Германиянең “Spiegel”е белән беррәттән, “Мичуринская мысль”, “Сибирский характер”, “Биробиджанская звезда” басмалары да бар.
Башкортстанның “Башинформ” мәгълүмат агентлыгыннан Станислав Шахов катнаша.
Владимир Путинның игътибарын үзенә җәлеп итү өчен Казахстаннан килгән журналист -- милли баш киемендә, ә Волгоград журналисты Карсылу булып киенгән.
Гадәттә, чара берничә сәгать дәвам итә һәм ул узып баручы елга йомгак булып тора.
Фото: Кремлин ру сайтыннан
Читайте нас: