2018 ел нәтиҗләре буенча Русиядә эшсезлек 5,2 проценттан 4,8 процентка кадәр кимиячәк, дип белдерде ил Президенты.
-- Эшсезлек кими, бу сөендерә. Узган елгы күрсәткечләр, тарихи минимумга җитеп, 5,2 процент булса, быел тагын да азрак - 4,8 процент тәшкил итәчәк, - диде Владимир Путин.